Марина Патяшина: “Үзизоляция кисәк кенә юкка чыкмаячак”

12 майдан соң республикада парклар, скверлар рәсми рәвештә ачылып, анда йөрергә рөхсәт ителергә мөмкин. Кайбер хуҗалык товарлары кибетләренең дә, эшләп китүе ихтимал. Тик коронавирус белән авыручылар сизелерлек азайганда гына хөкүмәт моңа ризалык бирәчәк.

Татарстанның үзизоляциядән әкренләп чыгу буенча планы бар, иң әүвәл ул федеральүзәкнең рекомендациясе белән килештереләчәк. Бу көннәрдә үзәктән тәкъдимнәр көтәбез, – диде Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Татарстан Министрлар Кабинетында онлайн үткәрелгән матбугат очрашуы Ковид-19га кагылышлы соңгы арадагы яңалыклар хакында барды. Җитәкче аңлатуынча, авыру йоктыру очраклары хәзерге темп белән үсеш алганда, үзизоляцияне кисәк кенә тулысынча юкка чыгару турында сүз дә була алмый. Авыручылар көн саен 7–8 процентка арта.Соңгы өч көндә генә дә табиблар 248 кешегә коронавирус диагнозы куйган.

Март урталарында чит илләрдән кайтучылар күбрәк авырса, хәзер таҗвирус бер кешедән икенче кешегә контакт юлы белән йога. Аерым алганда, гаиләдә, эштә, урамда... Ике йөзгә якын сырхау чирне кайда, кемнән йоктыруын аңлата алмаган. Ковид-19 балаларда да табыла. Аларда ул җиңелчә формада уза, ә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр турында алай әйтеп булмый. Пневмония дә еш кына олыларда килеп чыга. Чирнең бернинди билгеләрсез генә үтү очраклары да аз түгел. Таҗвирус районнарга, авылларга да килеп җитте. Хәзергә 6 районга – Балык Бистәсе, Әлки, Зәй, Кама Тамагы, Минзәлә, Мөслимгә генә үтеп кермәгән. Соңгы ун көндә Әтнә, Чирмешән, Кайбыч, Югары Ослан, Спасс, Апас, Ютазы, Актаныш районнарында да яңа очраклар ачыкланган.  

Марина Патяшина әйтүенчә, җиде меңнән артык кеше – мәҗбүри үзизоляциядә. Баштарак, ике атна урамга чыгып йөрергә чит илдән кайтучыларга рөхсәт ителмәде. Апрель уртасыннан Мәскәү, Санкт-Петербургтан, соңрак башка төбәкләрдән кайтучыларга да тыелды. Ике атналык үзизоляция республикага бер-ике көнгә йомыш белән яки командировкага килүчеләргә кагылмый, ләкин алар эшләрен төгәлләүгә үз якларына кайтып китәргә тиеш. Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре карантиндагыларны һәм аларның шәхси транспорт чараларын контрольдә тота. Автомобильдә чыгып китү очрагы булган икән, рульдә кем утыруын камера аша ачыклыйлар. Полиция хезмәткәрләре 19 меңнән артык гомуми тәртип бозу фактын теркәгән. Шуның дүрт йөздән артыгы балалар катнашында: урамда йөргәндә тиешле кагыйдәләрне бозганнар. Халык арасында фейк хәбәр таратучыларның да эзенә төшәләр.

Коронавируска тикшерү буенча республикада 13 лаборатория эшли. Байтак тикшерүләр дәүләт медицина оешмаларындабашкарыла. Ике хосусый үзәк ул җәһәттән сәламәт кешеләрне кабул итә.  Хосусый үзәктә тикшеренү түләүле, бәясе – уртача ике мең сум тирәсе. Барлык лабораторияләрдә тәүлеккә 3 меңнән артык кеше тикшеренә. Бушлай тикшеренергә теләүчеләр шактый, тик әлегә авыру ияртү куркынычы янаган категориядәге кешеләргә генә андый мөмкинлек оештырылган. Ул төркемгә 65 яшьтән өлкәнрәкләр, эндокрин, йөрәк-кан тамырлары, тын юллары-үпкә чирләре белән авырып, исәптә торучылардан тыш, медицина оешмасында эшләүчеләр дә керә. Таҗвирус белән сирәк кенә булса да, табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар да авырый. Май аенда тагын бер яңалык көтә: кешенең яңа кытай чире белән алданрак авырганын махсус тестлар аша ачыклап беләчәкләр. Моны кандагы антитәнчекләр күрсәтәчәк. Ул хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та матбугат очрашуында әйткән иде.  

Фәния Арсланова

Сан: республикада коронавирус белән 1 208 кеше авырый. 389 кеше стационарда ята. 4 сырхау ясалма сулыш алдыру аппаратынатоташтырылган. 385 кешенең сәламәтлеге уртача авырлыкта дип бәйләнелә.        


Фикер өстәү