#ОКНА_ПОБЕДЫ акциясенә кушылабыз!

Республикабызда яшәүчеләр, хәтта өйдә генә утырган килеш тә, Җиңү көнен массакүләм төстә бәйрәм итүдә катнаша. Инде йөзләрчә тәрәзәләрдә сугыш каһарманнарына “Рәхмәт!” сүзләрен күрергә була.
Акциягә барыбыз да бердәм төстә кушылыйк! Балаларыбыз белән бергәләшеп, фатир яки йорт тәрәзәләрен җиңү турында рәсемнәр һәм рәхмәт сүзләре белән бизик! Шуннан, #ОКНА_ПОБЕДЫ гомумроссия акциясенә кушылып, тәрәзәләребездәге фотосурәтләрне социаль челтәрләргә урнаштырыйк!


Фикер өстәү