Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык медицина хезмәткәрләрен шәхси саклану костюмнары белән тәэмин итәргә кушты

Республикада көн саен COVID-19 белән авыручылар саны арта.
Бу кешеләрдә авыру җиңел формада уза, шуңа да карамастан, тирә-юньдәгеләр өчен зарарлану чыганагы булып торалар. Барыннан да күбрәк медицина хезмәткәрләре зарарлану куркынычы астында. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов аларны тулысынча яклауны тәэмин итү мөһим дип саный. Шуңа күрә Татарстанның барлык медицина персоналы өчен шәхси саклану костюмнарын сатып алу турында карар кабул ителде.
«Безнең медицина хезмәткәрләре максималь рәвештә сакланырга тиеш,  шуның өчен шәхси саклану чаралары югары сыйфатлы сертификацияләнгән булырга тиеш. Аларның эше һәрвакыт хәвеф-хәтәрләр белән бәйле, хәзер эпидемия чорында вирус таралуга юл куймау аеруча мөһим. Бу кешеләр җилкәсендә безнең татарстанлыларның сәламәтлеге һәм тормышы», — дип билгеләп үтте Президент.

Президент бу эшне кыска вакыт эчендә оештырырга, сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына йөкләде.


Фикер өстәү