Йорттан 5 метр читтә генә учак ягарга ярый (бәйрәм ялларында истә тотарга кирәкле КИҢӘШЛӘР)

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 17 апрельдән янгынга каршы көрәш режимы кертелде. Урманга керергә яраса да, анда учак ягу тыела. Гомумән, утта ризык пешерү бары тик үз бакчаңда гына рөхсәт ителә. Аның да кайбер таләпләре бар.

Ризык пешергән җир өйдән 5 метр читтә, ут янәшәсендә исә 2 метр арада кипкән үлән, коры агачлар булырга тиеш түгел.

Ризыкны бары тик капланган мангалда гына пешерергә рөхсәт ителә. Әлеге таләпләр янына корнавируска бәйлеләре дә өстәлә. Бәйрәмдә кунакка барулар, чакырулар тыела, үз территорияңнән чыгып йөрергә ярамый.
Әгәр янгынга каршы махсус режим чорында кагыйдәләрен бозсаң, штраф көтә. Гражданнарга – 2 мең сумнан алып 4 мең сумга, вазифаи затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә – 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга –200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр кадәр акчаларын чыгарып саласы була. Янгын хакында 8-800-100-94-00 аша хәбәр итәргә була.


Фикер өстәү