Татарстанда коронавирус йоктырган җиденче кешенең гомере өзелгән

Оператив штабтан хәбәр иткәнчә, 
Республикада COVID-19 белән авыручы җиденче кеше вафат булган.
11 майда Чаллы шәһәрендә 1968 елда туган кеше вафат булган. 29 апрельдә пациент Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла, 4 майда хәле начарлангач Чаллының икенче номерлы хастаханәсенә  күчерелә. ИВЛ аппаратына 6 майда тоташтырыла. Аның хроник авырулары булган. Диагноз экспертиза белән расланган.


Фикер өстәү