Берничә район чәчү буенча «финиш»ка якыная

Узган атна чәчү эшләре өчен бик уңышлы килде. Татарстан премьер-министры, авыл хуҗалыгы һәи азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, 1 майдан алып 9 май көннәренә кадәр планлаштырылган мәйданнарның 3/1 өлеше чәчелгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, чәчү эшләре 1293,8 мең гектарда башкарылган. Аларның 875 мең гектары – бөртеклеләр, 47,7 мең гектары – шикәр чөгендере.

Министр билгеләп узганча, гомумән алганда, кыр эшләре оештырылган төстә бара. Кайбер районнар якын көннәрдә язгы культураларны чәчеп тә бетерәчәк. Аерым алганда, «финиш»ка Зәй, Буа, Тәтеш, Тукай һәм Актаныш районнары якынланаша.
Чәчү мәйданнары зур булган хуҗалыкларга әлегә җирдә булган дымны мөмкин булганча күбрәк файдаланыр өчен, эшләрне оештырган төстә алып барырга кирәк, – дип киңәш итә Марат Җәббаров.
Чәчү эшләрен вакытында төгәлләргә кирәклеген Рөстәм Миңнеханов та искәртә. Әлеге эшләр төгәлләнгәч, авыл хуҗалыгы өчен мөһим булган икенче эшкә тотынырга да вакыт килеп җитә. Марат Җәбарров терлекләргә ризык әзерләүгә дә зур игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады. Аның сыйфаты һәм күләме терлекләрнең ничек кышлавына һәм хуҗалыкның иминлегенә бәйле, ди ул. Шуңа күрә 20-22 май көннәрендә комиссия терлек азыгы әзерли торган техниканы, саклау складларын кабул итәчәк.


Фикер өстәү