«Бу аның өчен соңгы аккорд булган икән»

Күңелемдә йөргән тагын бер хыялым тормышка ашмый калды. Университетта бергә укыган сабакташым Мидхәт Садыйковның әтисе Минатулла абый белән күрешә алмадым. Югыйсә ничә еллар республиканы иңләп-буйлап йөрдем бит. Район түгел, мин барып чыкмаган авыллар да калмады кебек. Чүпрәле якларына килсәм, күрми китмәм дигән сүзем дә бар иде. Мидхәт үзе дә: «Кайтсаң, бик күп кешеләр белән сөйләшеп, язарга әллә нинди темалар табып килер идең, безнең Яңа Кәкерле авылында, мәсәлән, ун герой ана, бер Советлар Союзы Герое яшәгән. Кайберләре исән әле», – дип әйтә килде. Ул үзе дә – тугыз балалы гаиләдә иң өлкәне. Соңгы шалтыратуда Мидхәт 91 яшьлек әтисенең бакыйлыкка китүен җиткерде һәм без инде ничәнче тапкыр Минатулла абыйның үз авызыннан ишетергә тиешле хатирәләрне аннан башка гына искә төшердек.

Капкага йозак эленмәсен, дидек

Әнием Әлфинур 50 яшендә яман шеш авыруыннан якты дөньядан китеп барды. Бу вакытка безнең берничәбез үз гаиләсен булдырырга өлгерсә дә, әле төп йортта әти белән мәктәп яшендәге эне-сеңелләрем дә калган иде. Ул чорда авылга еш кайткаладым. Кайткан саен йозаклы капка «каршы алды». Әти – эштә, сеңелләрем укуда булгандыр инде. Аннары шул, әти белән киңәштек тә… Олы улының фикеренә каршы килмәде… Сорашып-белешкәләгән дә Нурия апаны тапкан. Ул безгә үги әни булып килергә ризалык биргән. Шуннан бирле капкага йозак эленгәне булмады. Нурия апаны әни шикелле якын итеп, кадерле кешебез итеп яшәдек. Әти белән 28 ел тормыш итеп, 2012 елда бакыйлыкка күчте. Соңгы юлга да кадерләп озаттык. Аннан соң әти төп йортта җиде елдан артык үзе генә яшәде. Ә инде узган елдан бирле 91 яшьлек әтиебезне ялгызын гына калдырмадык, бигрәк тә якын-тирәдәрәк төпләнеп яшәгән эне-сеңелләрем чиратлашып тәрбияләде.

Сөендерә белде

Бөек Ватан сугышы башланганда әтиебезгә 13 яшь була. 15 яшеннән колхоз эшләрендә катнаша. Тагын бер елдан 50 чакрым ераклыктагы Борындык станциясеннән үгезләр җигелгән арба белән ягулык-майлау материаллары, ташкүмер һәм башка шундый кирәкле товарлар ташый. Сугыштан соң дүрт ел армия сафларында хезмәт итә. Балачагы авыр елларга туры килгәнгәме, гел сөендерергә тырыша иде әти безне. Аның гармун, чаңгы, велосипед алып, балачагымны бәхетле иткән елларын сагынып искә алам. Аларның һәрберсенең кызыклы гына тарихы бар. Әйтик, гармун моңына мин алты-җиде яшьләрдә гашыйк булдым. Камалетдин бабайның улы Нурислам абыйның ярымхромкасы (бас ягында 12 генә төймә) бар иде. Аның уйнавына мөкиббән китеп, карап-хисләнеп утыра идем. Аларга кергән саен, күз нурларымны түгеп, шул гармунга барып тотына идем. Камалетдин бабай, әтигә әйтеп, шундый гармунны миңа дип алдырткан.

Икенче сыйныфта укыганда бер метр озынлыгында чаңгы алып кайтты әти. И, сөендем инде. Таякларын үзебез ясадык бугай. Ул чаңгы белән шумаган бер генә елга-ерым да калмады. Хәтта кар да куна алмаган текә ярлардан төшә идек. Куркыныч икәнен искәртеп, бу башкисәрлегебездән әти генә туктатты.

1967 ел иде бугай. Әти белән тау астыннан мунча ташы чыгарабыз. Шунда узып баручы бер абыйдан колхозчыларга хезмәт хакы бирүләрен ишеттек.

– Алайса, улым, барып килим, син ашыкмыйча гына эшли тор, зурларына кагылма, – дип, әти китеп барды. Берәр сәгатьтән әйләнеп тә килде ул күрше авылдан. Өч айга 50 сум хезмәт хакы түләгәннәр. Миңа сиздермәсә дә, кәефе кырылган иде. Шулай да әйткән сүзендә торды: тагын дүрт сум өстәп, «Урал» велосипеды алып кайтты. Ул елны безнең гаиләдә сигезенче бала туган иде. Нәрсә хисабына яшәдек без, әйтә алмыйм. Шулай да тормыш итәр өчен велосипед та кирәк булгандыр инде. Карап кына, тузаннарын сөртеп кенә торганым исемдә.

Эшкә өйрәтте

Кече яшьтән үк кул арасына кереп, эшкә өйрәнә башладык. Башта бала (эне-сеңелләрне) карау булса, чөнки әни колхозның язгы-көзге кыр эшләреннән кайтып керми иде, үсә төшкәч, мал-туар тирәсендә эшләргә туры килде.

Әтинең язгы-көзге кыр эшләре тәмамлангач, берәр ай читкә чыгып, сезонлы эш эшләп ала торган гадәте бар иде. Бездән 80 чакрым ераклыкта Ульяновск шәһәренә терәлеп диярлек «Пригородный» совхозы урнашкан. Аның дистә гектарларга сузылган яшелчә үстерү теплицаларын һәр яз саен пленка белән ябарга кирәк. 7-8 нче сыйныфларда укыганда, язгы каникул көннәрендә ул мине дә үзе белән алды. Югарыда йөгерә-йөгерә пленка тарту, аларны дранка (ярты метр чамасы озынлыгында нечкә итеп ярылган рейкалар) белән беркетү безгә җиңелрәк тә бирелгәндер әле.

1968 ел. Әтигә – 40 яшь. Ике кулга бер һөнәр булсын дипме, авылдан өч ир-ат район үзәгендәге СПТУга, механизаторлар курсына укырга китеп барды. Җәен аңа комбайнда эшләргә тәкъдим иттеләр. Бер ай җимерек комбайнны ремонтлап, без дә уракка төштек. Мин – комбайнчы ярдәмчесе. Зур чыныгу мәктәбе булды ул. Ир бала буларак, мин техникага тартылдым. Комбайнда эшләвебезнең беренче елында ук хезмәт хакы өчен икебезгә бик күп ашлык алдык. Ялгышмасам, 12 центнер, ягъни 25 капчык. Бу – үзе бер трактор арбасы иде. Миннән соң бер-бер артлы энеләрем әтиемнең ышанычлы ярдәмчеләре булдылар, ул комбайн әле шактый еллар безгә ипи ашатты.

Казанга киткәнче, әти мине шулай үзе белән эшкә ияртеп йөрде. Армиядән кайткач та, шул ук Ульяновск өлкәсенең бер совхозында ике йөз баш мөгезле терлеккә дип исәпләнгән өсте ябулы абзар-утар төзергә алындык. Берәр ай чамасы эшләдек бугай. Әти дә бик канәгать, акчасы яхшы гына чыгар дип фаразлады. Тик мин аның, читтән торып кына укымыйсыңмы соң, улым, дип әйтүенә карамастан, укырга китеп бардым. Теләгем бик көчле иде чөнки.

Әтинең мондый «осталык мәктәбе»н узу минем алдагы тормыш юлымда килеп чыккан кыенлыкларны җиңәргә, нинди генә хуҗалык эшләренә алынсам да, аларны ипле генә башкарып чыгарга ярдәм итте. Эшли-эшли укыдым. Биектауда җир алып, бурадан берүзем йорт җиткердем.

Авыл имамы булды

Туксанынчы елларда безнең авылда да манаралы мәчет торгызылды. Беренче көннән үк әтием дә мәчеткә йөри башлый, бер үк вакытта мич ягучы вазифасын да башкара. Өлкәнрәк кешеләрдән күп нәрсәгә өйрәнә, күрәсең. 2005 елда авыл картлары аның үзен имам-хатыйп итеп сайлыйлар. Бу вазифаны әти ун елга якын башкара. Авыл халкы арасында зур хөрмәт казана. Дини йола, гореф-гадәтләрне белеп үти. Зиратны карап тору, әйләнә-тирәсен яңартып тоту эшләрен дә, мәчеткә сәдака итеп бирелгән акчаны тоту, мохтаҗ карт-карчыкларга ярдәм күрсәтү кебек хәйрия акцияләрен дә гадел оештыра. 85 яшендә бу вазифаны Әмирҗан абыйга тапшыра.

Җырлыйк әле, улым

Әти җыр-моң яратты. Тик ул моң аның күңел төпкелендә, тирәндәрәк яшеренгән булып чыкты. Дөрес, яшьрәк чакта, мәҗлесләрдә аның җырлаганын ишетеп үстек. Алай сәхнәләргә күтәрелгәне булмады. Соңгы кайтуымда сөйләшеп төн уздырдык, әтине хәсрәткә салып, армиядән кайткач эзсез югалган Марс, авырып дөнья куйган Мираф энекәшләремне, элеккеге көйләрне искә төшердек. Мин үзем алган баянда уйныйм. Аңа да инде 48 ел вакыт үткән. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң үзебезнең авыл мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгән идем. Җәйге отпуск акчасына алдым да кайттым. Әти ачуланды инде. Теге вакытта, велосипед алганда 4 сум җитмәгән булса, бу юлы 56 эш көне өчен бирелгән акчадан 4 сум артып калды, кызык бит… Мин ул баянны үзем белән алып китәргә батырчылык итмәдем. Киресенчә, энеләрем, сеңелләрем дә уйнарга өйрәнгәч, сөендем генә. Их, аның тавышы… Өйдә ике баяным бар, әмма моңа җитми. Мин көйне көйгә ялгый-ялгый уйныйм. Әти тыңлап ята. Аннары кызыклы гына бер фикер әйтеп куя:

– Әйдә, иртәгә кибет каршына барып, бер җырлап утырыйк әле. Авылда бер баянчы да калмады. Күрсеннәр әле кем малае уйнаганын. Мин җырлармын, – ди. Ялгыша торгандыр дисәм, алга таба акыллы гына фикер дә йөртә үзе. Әллә нинди шигырь юллары китерә, рифмаларына төзәтмәләр кертә. Мин 91 яшьлек картның шулай моңга сусаганын исем-акылым китеп күзәтәм, шул ук вакытта аңа сокланам да. Икенче көнне аның бу теләген үтәргә булдым. Дөрес, кибет янына ук бармадык, капка төбенә чыгып утырып, баянда сыздырып уйнадык. Әтинең дә, үземнең дә күңелем мөлдерәп тулган иде бу мизгелдә. Бу аның өчен соңгы аккорд булган икән.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү