Йортлары җимерелгән күп балалы гаиләгә ярдәм итәләр: «Без аларны бер минутка да онытмадык»

Буада яшәүче 3 бала үстерүче Гыйниятуллиннар гаиләсенә район җитәкчеләре ярдәм итә. Әлеге гаилә социаль яктан имин саналмаган. Шөкер,  хәзер инде Азат белән Фирдания туры юлга баскан.

– Әлеге гаилә гел күз уңында булды. Без аларны бер минутка да онытмадык. Кечкенә Булатның физик мөмкинлеге чикләнгән. Ул йөри алмый. Шуңа да бу гаилә социаль хезмәткәрләр күзәтүе астында, – дип сөйли Буа башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова. –  Гыйниятуллиннарга башта социаль хезмәткәрләр үзләре ярдәм күрсәтте. Узган ел инвалидлар декадасында өйләренә обой ябыштырдылар. Бер хезмәткәр өендәге җиһазларын алып килде, икенчесе зур келәм бирде.

Быелның февраль аенда Азат белән Фирданиянең өе җимерелә.  Гаиләнең түбә алыштыруга үзенең генә мөмкинлеге җитмәгән. Район хакимияте башлыгы  үзе барып, әлеге хәлләрне күреп кайткан. Шуннан соң, төзекләндерү эшенә керешкәннәр.

– Аларга ярдәмнең иң кирәк чагы. Шуңа да барлык җитәкчеләр бергәләп, бу гаиләнең тормышын уңай якка үзгәртмәкче булабыз. Үзләре исә, безгә рәхмәт укый, – ди Лилия Назыймовна.


Фикер өстәү