«Эфир» телеканалы хезмәткәре Альбина Асылгәрәева коронавирус йоктырган

Казанда «Эфир» телеканалының алып баручысы Альбина Асылгәрәева коронавирус белән авыруын хәбәр итте. Бу хакта ул instagramда язган.

«Мин коронавируска тест ясадым. Ул уңай булып чыкты. Тестны авыру симптомнары сизелә башлаганга эшләдем: температура, ангина, ис һәм тәмне бөтенләй тоюдан туктадым», — дип хәбәр итте ул.

Аның сүзләренә караганда, ул тестны хәле начар булу аркасында ясаган. Тест өчен түләргә туры килгән, чөнки ул беркетелгән поликлиникада табиблар аны бушлай ясаудан баш тарткан. Шул ук вакытта алар чакыру буенча өйгә килеп, ике атналык больничный һәм ОРВИдан дәваланырга кирәк, дип хәбәр итәләр.

«Минем анализ Роспотребнадзорга барып җиткәннән соң, алар: «Өйдә утырыгыз. Карантин!» дип язу җибәрделәр. Иң кызыгы шунда ки, әгәр мин үз инициативам буенча тест тапшырмаган булсам, мин авыруымны белмәс идем. Һәм мин эшләр буенча йөреп, дусларыма барыр идем, һәм әби янына барыр идем», — дип хәбәр итте журналист.


Фикер өстәү