“Йомшарырга” безгә иртәрәк әле: ни өчен битлек-перчатка кию әле дә әһәмиятле?

12 майдан бирле Татарстан үзгәрәк яши башлады. Үзизоляция режимының йомшаруы белән бәйле бу. Ләкин битлек һәм перчатка киеп йөрү мәҗбүри булып калды. Моны җитәкчелек тә искәртә. 22 майда узган киңәшмәдә, Россия Президенты Владимир Путинга ил платога* чыкты дип хәбәр итсәләр дә, вазгыять бер мизгелдә үзгәрергә мөмкин.

Күрсәтмәләр үтәлергә тиеш

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә киңәшмәсендә белдергәнчә, республикада коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять тотрыкланган, әмма режимны йомшартырга иртәрәк  әле. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хәлнең тотрыклануын вирусның каядыр югалуыннан күрергә кирәкми. Бу – хөкүмәтнең көн саен әлеге проблема белән шөгыльләнүенә бәйле.

“Безгә чикләүләрне “йомшартуга” түгел, ә Роспотребнадзорның барлык таләпләрен катгый үтәргә туры киләчәк”, – дип белдерде Президент. Ул шулай ук коронавирус таралу шартларында эшкә керешкән барлык предприятиеләр дә үз объектлары өчен тулысынча үзләре җаваплы икәнен искә төшерде.

  • Әгәр кибеткә битлексез һәм перчаткасыз кеше кергән һәм товар җыеп чыга икән, димәк, кибет Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәми, – диде Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, авыру чыганакларын хезмәт коллективларында барлыкка китерүгә юл кую ярамый.

Кайда, нәрсә кияргә?

Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 12 майдан республикадагы битлек һәм перчатка киюгә бәйле яңа кагыйдәләр кертелде.

Республика халкы битлек (респираторлар) һәм перчатканы ваклап сату объектларында, җәмәгать транспортында һәм таксида кияргә ТИЕШ. Җәмәгать урыннарында* һәм хезмәт күрсәтү объектларында исә битлектән генә дә йөрү ярый, әмма аны кию МӘҖБҮРИ. Кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә 1 мең сумнан башлап 30 меңгә кадәр штраф каралган. Бу кагыйдәләр БӨТЕН рсепублика буенча гамәлдә, шул исәптән район-авыл җирлекләрендә дә.

Битлек-перчатка кию әһәмиятлеме?

Вирус һава-тамчы, контаклы юл, өслекләр аша да тарала. Битлек һәм перчаткалар моңа физик каршылык булып санала.

Бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеге сулыш юлларын инфекцияләрдән сак­лау өчен билгеләнгән. Мондый инфекцияләрнең иң киң таралган билгеләре – йөткерү һәм төчкерү. Йөткергән  вакытта мик­роблар  2 метрдан алып аннан да күбрәк арага таралырга сәләтле. Андый битлекне 2-3 сәгатьтән артык кулланырга ярамый. Битлекнең сулыш алудан юешләнгәнен сизсәгез, бу аны алмаштырырга вакыт дигән сүз.

Битлекне үзлектән тегеп кияргә дә мөмкин. Иң мөһиме – ул табигый тукымадан тегелгән булырга тиеш, чөнки калын, синтетик материал аша сулыш алу кыенлаша. Битлек ияктән алып, борынны тулысынча капларга тиеш, күз тирәсе генә ачык кала.Тукымадан, марлядан тегелгәннәрен өч сәгать саен юып, ике яктан да яхшылап үтүклиләр.

Пычрак өслекләр аша да йога дидек. Шуңа күрә перчаткалар кию дә мөһим санала. Медицина перчаткалары булмаса, хуҗалык яки башка төр перчаткалар кияргә дә мөмкин. Перчаткалы кулыгыз белән йөзегезгә кагылмагыз.

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА

 

  •  *Плато – бер тәүлек эчендә авыручыларның чирдән терелгәннәр санына якынча тигезлеге.
  •  *Җәмәгать урыны – кешеләр өчен даими рәвештә керү һәм файдалану өчен ирекле булган теләсә нинди урыннар, шул исәптән массакүләм чаралар уздыру, халыкка хезмәт күрсәтү һәм ял итү урыннары. Шулай итеп мәйданнар, юллар, бульварлар, урамнар, стадионнар, парк-скверлар, җәмәгать транспорты, вокзал, аэропорт, кибет, көнкүреш хезмәт күрсәтү, җәмәгать туклануы павильоннары, лифт та җәмәгать урыны санала.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү