«Үзеңне яратырга кирәк»

Алсуның тумыштан аяклары авыру. Бер аягы икенчесеннән кыскарак та. Баштарак кыз бу халәтеннән читенсенә, күп вакытын өйдә уздыра. Әмма үзе кебек дуслары аны дөньяга алып чыга. Алсуга Казанда үткән «Татарстан энҗесе» бәйгесендә дә катнашу бәхете елмая. Шул бәйгедә физик мөмкинлеге чикле кызларның гаилә коруларын, бала үстерүләрен күреп шаккатып кайта. Үзендә дә бәхетле хатын-кыз булу теләге барлыкка килә.

– Озак та үтмәде, социаль челтәрләрнең берсендә миңа булачак ирем язды. Аралаша башладык. Бер ай уздымы икән, Азат мине сорарга да килеп җитте. Март ае иде бу. Апрельдә никах укыттык, июньдә туй иттек. Бергә яши башлавыбызга 5 ел булды, – дип искә ала Алсу.

Шул көннән Балтач районы кызы Саба районының Сүлә авылына күченә.  Азат хатын-кызны хөрмәт итә торган бик кешелекле ир-ат булып чыга.

– Без иремнең әти-әнисе белән яшибез. Күпләр каенана белән торудан курка. Мин исә әти-әни белән бергә яшәгәнгә сөенеп бетә алмыйм. Алар безгә терәк. Бергә яшәү күңелле дә. Улыбыз тугач та аларның ярдәме бик тиде. Хәтта без аны балалар бакчасына да йөртмәдек. Биш көн барды да, елады. Бакчаны яратмагач, өйдә генә тора. Бабасы да  улым өчен нишләргә  белми. Эштән арып кайтуына карамастан, оныгын уйната. Кая чыгып китсәк тә, бала алар белән кала. Үземне һәм баламны яратуларын тойгач, миңа яшәү тыныч, – ди Алсу.

Алсуның бер генә белмәгән эше дә юк. Бәйләүгә дә, тегүгә, чигүгә дә оста. Балалар өчен чәчкә куя торган бантиклар да ясый башлаган. Әле менә шушы араларда Арчага барып  сабын ясарга өйрәнгән. Аларны сатмый,  үзенең якыннарына бүләк итә икән.

– Бергә яши башлагач, сынаулар да кичерергә туры килде. 2018 елда без гаиләбез белән юл һәлакәтенә очрадык. Минем  ике аягым да сынды. Бик озак төзәлде. Улымның башы бәрелгән иде. Инде хәзер бар да артта калды. Бу хәлдән соң без ирем белән бер-беребезгә тагын да якынайдык. Яшәүнең кадерен аңладык, – ди Алсу. –  Үзеңнең авыруларыңнан оялмаска кирәк. Чирне бит сорап алмыйсың. Үзеңне ничек бар шулай кабул итсәң, бәхетле буласың. Мин бүгенге тормышыма бик сөенәм. Ирем бар, улым үсеп килә. Аны энекәшле йә сеңелкәшле итәсебез дә килә әле. Вакыт күрсәтер. Шуңа да  минем кебек кызларга,  бәхетегез өчен көрәшегез, оялмагыз, дияр идем. Безнең дә бәхеткә хакыбыз бар!

Алсу Нигъмәтҗанова


Фикер өстәү