Җәй җиткәндә су баскан: Татарстанның бакчачылык ширкәтләрен су басуның сәбәбе нидә?

Куйбышев сусаклагычында су күтәрелү сәбәпле, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге “Ял” һәм “Малахит” бакчачылык ширкәтләрендәге 60 дача участогы су астында калган.

Республиканың Эчке Эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, “Ял” бакчачылык ширкәтендә барлыгы 100 участок булган. Шуларның 20се зыян күргән. Аларның өчесе – ташландык участоклар. Ә “Малахит” бакчачылык ширкәтендә 230 участок бар. Монда 40 участок зыян күргән. Шуларның бишесенең хуҗалары юк.

– Узган тәүлектә Куйбышев сусаклагычының Иделнең өске өлешендә су 9-21 см га күтәрелгән, түбән өлешендә 3-7 см га төшкән, – диделәр министрлыкта.
Яшел Үзән районы администрациясенең матбугат үзәге безгә хәбәр иткәнчә, зыян күргән участоклар барысы да түбәнлектә урнашкан. Әлеге хәл Куйбышев сусаклагычындагы суның артуы һәм грунт суларының югары күтәрелүе сәбәпле килеп чыккан.
– Узган шимбәдә әлеге урыннарны Татарстан прокуроры урынбасары Юлия Наумова, район җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм Яшел Үзән шәһәре прокуроры Анатолий Трифонов карап тикшереп кайттылар, – диде алар.
Анатолий Трифонов әйтүенчә, әлеге хәл белән табигатьне саклау прокуратурасы шөгыльләнәчәк. Моннан тыш, Васильево бистәсе җитәкчелеге Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сусаклагычтагы су куләмен киметүне сорап хат та юллаган.
Шушы көннәрдә Куйбышев сусаклагычының Кама участогындагы Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Кукмара районнары һәм Чаллы территорияләрендәге бакчаларны һәм ишегалларын да су баскан. Мәсәлән, Чаллының “Энергетик” бакчачылык ширкәтендә – 73 (аларның алтысы бакча йорты) бакча участогы, “Бережок” ширкәтендә 4 участок (берсендә мунча һәм сарай) грунт суларыннан зыян күргән. Гомумән алганда, Татарстанда 10 ишегалдына, 137 дачага су басу куркынычы яный.

 

Зөһрә Садыйкова

 

фото:https://mchs.tatarstan.ru/rus/foto.htm/photoreport/6457819.htm


Фикер өстәү