«Тукранбаш ашаган сыердан туган бозаулар үлми» (печән әзерләү буенча мал табибы КИҢӘШЛӘРЕ)

Эре хуҗалыклар терлек азыгы әзерләүгә керешеп килә инде. Тиздән шәхси хуҗалыклар да малларына кышкы азык әзерләүгә керешәчәк. Бу эштә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Әлеге уңайдан мал табиблары берничә киңәш бирде.

Илдус Хатыйпов әйтүенчә, кузаклы культураданбулса, печәнне вакытында, ягъни чәчәк атканчы җыярга кирәк. Моннан тыш, ул яңгыр астына эләкмәскә, яфраклары коелып бетмәскә тиеш. шунысын да әйтергә кирәк: костер, тимофеевка (злаковый) печәнен ашатып сөт савып алып булмый.

Икенче мал табибы Мөхәммәт Шәрәфиев әйтүенчә, кындракның (костёр) туклыклылыгы язгы ашлык саламы белән бертигез.

Хәтта кайбер үзлекләре буенча саламнан калыша да әле, – ди ул. – Ә менә тукранбаш, люцерна каротин, фосфор, кальций, аксымга бай булулары белән фуражга тигезләшә. Алай гына да түгел, кайбер матдәләр буенча файдалырак та әле. Бу бит – табигый үлән. Мондый печәнне сыер җиңелрәк үзләштерә, картаймый, озаграк сөт бирә. Февральдән соң малларда авитаминоз башлана да, күп кенә бозаулар һәлак була. Ә менә туклыклы печән ашаган сыердан туган бозаулар үлми. Саламга килгәндә, иң яхшысы – солы саламы. Ул печәннән азга гына калыша. Арыш саламы – йомшак, бодайныкы – катырак.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү