Татарстанда онлайн «Соңгы кыңгырау»лар башланды: кызлар елый, ә егетләр ни уйлый?

Быел  соңгы кыңгырау мәктәпләрдә түгел, өйләрдә чыңлый. Кайдадыр бәйрәм тантаналары үтсә, кайдадыр ай ахырында гына көтелә. Бүгенге вазгыятьтә мәктәпне тәмамлаучы егет-кызларгачараны компьютер экраннары аша гына күзәтергә туры килә. Арада мәктәпне бер үзе генә тәмамлаучылар да бар. Кызык, онлайн бәйрәмнинди була икән?

25 майда Россия мәгърифәт министрлыгы  “ВКонтакте” социаль челтәрендә һәм ведомствоның рәсми сайтында “Соңгы кыңгырау” илкүләм онлайн марафон оештырды. Социаль челтәрдә берьюлы берничә акция узды. Чараларда Татарстаннан өч кеше чыгыш ясады.  “Уңышлы мәктәп 2019”  бөтенроссия бәйгесе призерыбулган Казандагы 146 нчы мәктәпнең директоры Диләрә Кәримова, башкалабыздагы  35 нче мәктәп укытучысы  Татьяна  Ильичева һәм  Казанның 94 мәктәп укучысы  Диана  Уткульбаева бәйрәмгә кагылышлы фикерләрен белдерде.

“Соңгы кыңгырау” кичәсе республикада 30 майга кадәр уза. Аның төгәл көне билгеләнмәде, бәйрәм мәсьәләсен һәр район үзе хәл итә. Чөнки 9-11 сыйныф укучылары әле укуларын 30 майгакадәр дәвам итә,дип хәбәр иттеләр Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының матбугатүзәгендә.

Районнарда мәктәп белән кайчан һәм ничек хушлашырга җыеналар?
– Бездә бәйрәм сәгать 10да башланды. Мәктәп директорлары, укытучылар, администрация вәкилләре олы тормышка аяк басучы чыгырылыш укучыларына теләкләрен җиткерде. Әлбәттә, вальс әйләнүләр булмады. Шулай да укучылар видеосәлам итеп, шигырьләр сөйләде. 11 нче сыйныфны – 89, 9 нчы сыйныфны 281 егет һәм кыз тәмамлый. Алар бәйрәмчә киенеп, чараны компьютердан онлайн карады, – диде Минзәлә районы мәгариф бүлеге башлыгы Леонид Петраев.

Чүпрәле  районында мәктәп белән хушлашу тантанасы 28 майга билгеләнгән. Анда 11 нче сыйныфны  152 укучы тәмамлый.

Онлайн форматка берәү дә каршы чыкмады, бүгенге вазгыятьне барысы да аңлый. Zoom  платформасына берьюлы  100 дән артык укучы керә алмый.  Шуңа күрә  бәйрәмне ике өлешкә  бүлеп  үткәрәчәкбез. Беренчесендә котлаулар кабул ителсә, икенчесендә әти-әниләр, укытучылар  белән очрашу көтелә, – дип белдерделәр мәгариф бүлегендә.  

Илдан белән Ильяр Фәйзуллиннар – игезәкләр,  алар Арчаның 1 нче мәктәбендә белем ала. Илдан юрист булырга җыенса, Ильяр математика-физика юнәлеше буенча вузга укырга керергә хыяллана.

Дусларны, укытучыларны бик күрәсе килгән иде, ләкин “Соңгы кыңгырау” бәйрәме онлайнгына  үтте. Вальс бию,  укытучылар турында видероликлар төшерү, табигатькә чыгуПланнар зурдан иде. Әмма боларның  барысын да коронавирус өзде. Укытучылар  безгә теләкләрен җиткерде, видеороликлар әзерләгәннәр. Кызлар елады, безгә күңелсез булды. Менә шулай үтте бәйрәм, – ди Илдан, моңсуланып.

Игезәкләргә Айсылу кебек үк күңелсез түгелдер әле. Балык Бистәсе районының Зур  Мәшләк мәктәбен  Айсылу Заһидуллина  үзе генә тәмамлый. Аны ике ел буе  әнисе Диләрә укыткан, аның сыйныф җитәкчесе дә.

–Үз балаңа таләп зуррак, кисәтүен дә күбрәк  ясыйсың. 9 нчы сыйныфтан соң 7 укучы  мәктәптән китте. Кызыбыз үзе генә калды. Башта  сыйныфташларын юксынды. Уку теләге көчле булгач, кыенлыкларны җиңде.  Генетика  юнәлеше буенча кызыксына. КФУга укырга керәсе килә, – ди  тарих һәм җәмгыять фәннәре укытучысы Диләрә Заһидуллина. – Соңгы кыңгырау булырмы, юкмы – билгесез. Берүзенә  генә ясарлармы икән?  Без бүген бергәләп фотоссесия уздырдык инде.  Россия күләмендә узган бәйрәмне онлайн карадык. Бүген бик моңсу көнебез әле.

Фикер:

Наил Мирсәитов,  “Ел укытучысы –2019” Россия бәйгесе призеры: Казанның 2 нчелицей-интернатының биология укытучысы:

Безнең лицейда бәйрәмнең кайчан үтәчәге әлегә билгеле түгел. Соңгы кыңгырау төрле  төбәкләрдәонлайн  уздырыла. Бүгенге вазгыятьтә ул  укучылар, әти-әниләр өчен дә моңсу үтә. Ләкинберенче  урынга бәйрәм түгел, балаларның иминлеге мәсьәләсе куела. Бәрәмне үткәреп, балалар чирләп китсә, бик аяныч булыр иде.  Мин үзем  10 ел элек бүген белем биргән лицей-интернатны тәмамладым. Идел буенча пароходта  сәяхәткә чыктык, фотоларга төштек. Кызганыч, бүген укучылар мондый атмосфераны тоя алмаячак. Хәзерге вакытта алар өченимтиханнарга әзерләнеп, уңышлы тапшырумөһим.

Сан: Быел республикада  9 нчы сыйныфны – 37 меңнән, 11 нче сыйныфны 16 мең 200 дән артык укучы тәмамлый

 

Сәрия Мифтахова 


Фикер өстәү