Мәсгудә Шәмсетдинова: «Татарстан мине татар итте»

Мәсгудә Шәмсетдинова, композитор:

Татарстан мине татар итте, гаиләле итте, ике улыма да татар булып туарга һәм үсәргә насыйп итте. Хәер, яңабаштан башлыйк әле.

Хәзерге көндә мин Америка Кушма Штатларында, Вашингтон штатында, Ванкувер (Канада) белән Сиэтл арасындагы тау куышына коронавирустан качып 30 еллап җыйган татар фольклорын тәртипкә салып www.tatars.com дигән сайтка урнаштырып барам, “Тамгалар дип исемләнгән симфоник әсәремне тәмамлап киләм, lib.tatars.com дигән сайтта музыкамның өлгеләре урнаштырылган.

Ә бит Татарстанга мин очраклы рәвештә эләктем. Башкортстанның төньяк читендә туган, 11 яшемдә авылдан чыгып китеп Казахстанда музыка мәктәбен һәм училищесын тәмамлап, югары белем алырга дип Уфага Сәнгать институтына юнәлгән 19 яшьлек кызнынститутның ректоры, чиксез ихтирамга лаеклы Заһир Исмәгыйлев кабул итте.  Ул минем белән ягымлы гына сөйләште, кайда туганымны, белемемне сорашты. Аннан соң ул: “Син Казанга бар инде, син татарсың, диде. Ул вакытта ни татар, ни башкорт, ни казах милләтеннәнме — миңа барыбер иде. Шулай итеп мин Заһир Исмәгыйлев фатихасы белән Казан дәүләт консерваториясенә Нәҗип Җиһанов һәм Фуат Мансуровлар кабиләсенә эләктем (икесе дә Казахстаннан, икесе дә көчле милли рухлы шәхесләр иде). Менә шулай Татарстан мине татар итте, гаиләле итте (мин Кайбыч килене), ике улыма да татар булып туарга һәм үсәргә насыйп итте. Татар булып тууның, татар телен белүнең шундый нечкәлекләре бар ки, син җил-давылда сыгылмыйсың, сыгылсаң да шартлап сынмыйсың. Әби-бабайларыңнан бүләк – көчле рух кайда да сиңа ярдәмгә килә. Дуслар, иҗатташлар, һәм синең иҗатыңны алкышлаган милләттәшләрең көч өсти… Минем “Чынгызхан симфониясен тыңларга килгән бер апа-җаныем: “Чуртым да аңламыйм симфония, операларны, әмма синең симфонияңне аңладым, иң ахырында кылганнар көй сузды”, — диде.  Шуннан артык сүз кирәкми инде. Шундый мәдхияләргә сөенеп Татарстанда Сөембикә Кыйссасын, Ибн-Фадлан, “Чыңгызхан, Татар Дастаннарын, Такташка таянып Жир Уллары Трагедиясен, кырыклап татар спектакльләренең музыкасын иҗат иттем, философия фәннәре кандидаты исемен якладым. Cоветлар Союзы дигән илне татар эзен эзләп “җәяү диярлек айкап чыктым, тапканнарын Татарстанга ташыдым.  Тарихи Ватан кем өчендер  Советлар Союзы, Россия, Татарстандыр. Мин андый парә-парә бүлгеләүләргә каршы. Тарихи Ватаным – чукындырулардан качып мәтәлә-мәтәлә Уралтауга барып сыенган кечкенә авылым.  Минем инәем (әнием) бик көчле һәвәскәр умартачы иде. Балын алырга дип вертолетлар белән төшәләр иде безнең урман эченә кереп качкан авылга. Инәем белән корт карыйбыз, абый-апа куркалар, мин шәрә кулымны умарта эченә тыга ала идем. Исемдә, бал алып кайткан кортларның юлын кисмәскә дип куаклар арасына яшеренеп, инәемнең шул җилфердәкләргә мөкиббән киткән аһын тыңлыйм.  Кайсысы кайда, кем сакчы, кем бал ташучы, координатлар бирүчеләр-биючеләр, вирус кермәсен дип канат селкүчеләр, кайсы кем, кайсы ни… Һәммәсе Бөек Анага, умарта күченең Анасына хезмәт итә.  Кайда гына булсак та, Татарстанга —  шул умарта күче бал кортлары кебек хезмәт итүебез зарури дип саныйм.   Тукайны “Тәәсер шигыренә илһамландырган Лермонтовның “Молитва”сындагы кебек чудная молитвадога — ул минем Татар телем. Татарстан исән булса, Татар теле исән!

Киләчәк өметләр тормышка ашсын, татар халкы татар булып калсын өчен, Бөек Ана телен саклаган, үстергән, тәрбия иткән дәүләтебез — Татарстаныбыз бар. Ә без инде кайда гына булсак та, һәммәбез шул бал кортларыдай булсын-булсын диеп, чикләре киңәя барган Илебезгә микрон-микрон гына “бал” ташысак та, бездән соң килгәннәргә 100 ел гына түгел 1000 еллыкларны да бәйрәм итүләре насыйп булыр дигән өметтә калабыз.


Фикер өстәү