Истанбулда яшәүче Гөлтән Ураллы: «Киләсе буыннар өчен тырышырга кирәк»

Гөлтән Ураллы, Истанбулдагы «Идел-Урал төркиләре» мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте җитәкчесе:

Татарстан – әни ягымнан нигез җирем. Шуңа күрә мин үземне Биектау районындагы Дөбьяз авылының Төркиядә туып үскән бер вәкиле дип әйтә алам. Тормыш шулай кушкан. Бабайга, әниемә һәм гаиләмдәге бөтен олы кешеләргә мин миллион мәртәбә рәхмәтле. Шундый гаиләдә туып үскәнем өчен Аллаһка рәхмәт укыйм. Бәләкәй чакта безгә гореф-гадәтләребезне ничек сакларга, киләсе буыннарга бу бай мирасыбызны ничек тапшырырга, гомумән, ничек яшәргә кирәклеген өйрәттеләр. Шушы тупракларга беренче мәртәбә 1989 елда аяк бастым.  Шуннан бирле йөрәгемдә Татарстан аерым бер урын били. Бу тупраклар һәрвакыт тартып тора. Казаннан Төркиягә очып киткәндә күңелемне хәсрәт-сагыш чорнап ала. Төшләремдә, исемдә, җырлаган җырымда, өстәлемдәге ашымда, сөйләшкән вакытта сүзләремдә, газиз телебезне яхшы белмәсәм дә сөйләшергә тырышуымда бу сагынуларым сизеләдер.

Татарстанда яшәгән барча халыкны ТАССР оешуның йөз еллыгы белән котлыйм. Аллаһ тагын да әллә ничә йөз еллар бәйрәм итәргә насыйп итсен! Үзегезне, телегезне, динегезне, гореф-гадәтләрегезне саклап торыгыз! Нинди бай бер хәзинәгә сәхиб булган кешеләрнең оныклары булуыгызны, тарихыгызны онытмагыз! Киләсе буыннар өчен ничек тырышырга кирәк – барысын да яхшы гына уйлагыз һәм бөтен Җир шарына күрсәтегез. Барча татарстанлыларга бәрәкәтле озын гомерләр, саулык-исәнлек, бәхет телим.


Фикер өстәү