Хельсинки университеты укытучысы Окан Даһер: «Яшь буын битараф калмасын һәм бу мәсьәләләргә ныграк әһәмият бирсен иде»

Окан Даһер, Финляндия татар исламият җәмгыятенең шәрәфле рәисе, Хельсинки университетының татар теле һәм мәдәнияте укытучысы:

– Татарстан татар милләтенең дөньяда булуын тасдыйк итә, раслый, бар җиһанга таныта. Җир шарының төрле төбәкләрендәге милләттәшләребез белән милли-мәдәни багланышларны ныгыта. Россиядә, чит илләрдә яшәүче кан-кардәшләребезнең милли хисләрен көчәйтә, милли-рухи тормышын баета, татарларны туплап, берләштереп тора.

Татарстан соңгы дистә елларда төрле тармакларда бик нык алга китте. Татарстан, Казан һәртөрле дөньякүләм чаралар аша тагын да киңрәк таныла башлады. Республикада һәрчак татулык, бердәмлек булсын; зур проблемаларны, авыр мәсьәләләрне ачык сөйләшеп, киңәшеп, самими рәвештә һәм гаделлек белән чишәргә язсын. Татарлар – батыр, тырыш, булдыклы халык.  Кадерле ана телебез, бай мәдәниятебез һәм мөкатдәс динебез саклансын  һәм һәрчак гамәлдә, кулланылышта булсын. Билгеле, моның өчен зур көч куярга кирәк. Яшь буын да битараф калмасын һәм бу мәсьәләләргә ныграк әһәмият бирсен иде. Киләчәк – яшьләрнеке бит. Татарстанга һәм татар халкына нык сәламәтлек, бәхетле һәм имин тормыш, якты киләчәк телимен. Тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын. Татарстан башка төбәкләр,  республикалар һәм дәүләтләр белән уртак тел табып, хөрмәттә, ихтирамда, бертигез хокукта яшәсә иде. Татарстанны йөз еллыгы уңаеннан ихлас котлыйм. Дөньялар тыныч булсын!


Фикер өстәү