Дамир Йосыпов: «Татар халкына милли мәдәниятебез, борынгы тамырларыбыз, бөек мәдәниятебез белән горурланып яшәүне теләр идем»

Дамир Йосыпов, Россия Герое, очучы:

– Татарстан – минем өчен борынгы мәдәниятебез, мөкатдәс динебез барлыкка килгән, әдәби телебез формалашкан җир ул. Татар дөньясына бик күп талантлы шагыйрьләр, композиторлар, галимнәр һәм, гомумән, татар дөньясын үстерүгә зур өлеш керткән бөек шәхесләребезне тәрбияләп үстерүче, мәдәниятебезне бүгенгәчә саф килеш саклап килүче республика бу.

Юбилей уңаеннан Татарстан, татар халкына милли мәдәниятебез, борынгы тамырларыбыз, бөек мәдәниятебез белән горурланып яшәүне теләр идем. Татар мирасын кадерләп, газиз телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшәү зарур. Озак гасырлар дәвамында тупланган акыл хәзинәсен тагын да арттыру, тырышып гыйлем эстәү, яшь буынны ислам кушканча, милли үзенчәлекләребезне саклап тәрбияләү мәслихәт.


Фикер өстәү