Тууга мэр бүләге, сюрприз һәм медаль: ТАССРның 100 еллыгын каршылаганда беренче булып туган сабыйның әнисе хис-кичерешләре белән уртаклашты

Булат – быел, ТАССРның 100 еллыгын каршылаган елда республикада беренче туган сабый. Табиблар куйган көн 10 гыйнвар булса да, нарасыйның көтеп торыр чамасы калмаган, күрәсең, ул 2020 елның 1 гыйнварында дөньяга аваз сала. Яңа ел башланып, бер-ике генә минут узгач.

Казанда яшәүче Лилия һәм Әнвәр Хөснетдиновларның икенче уллары Булат бик көттереп кенә дөньяга килә. Йөклелек авыр уза, Лилия берничә ай хастаханәдә дә ятып чыга. Табуын исә җиңел таба. Малайның авырлыгы – 3566 грамм, озынлыгы – 54 сантиметр, үзе – сау-сәламәт.

Белгечләр ананы декабрь азагында үзәккә салырга ниятли. Аннары, әлегә ул-бу сизелми дип, Яңа елны өйдә якыннары янында каршыларга рөхсәт итәләр. 31 декабрьдә кичке тугызларда Лилиянең суы китә. Ул минутларда тулгак ачысы үзен сиздермәсә дә, тиз генә җыенып, ире белән РКБга юл алалар. Ир белән хатын икесе дә борчуга кала. Яңа ел төне якынлаша бит. Үзәк белгечләре барысы да бәйрәм итәргә таралышкандыр кебек тоела. Әмма хезмәткәрләр барысы да эш урынында була. Аларны тиз арада кабул итәләр.   

– Документлар теркәгәч, тулгак башланганын көтеп шактый вакыт узды, – ди ана. – Табуы җиңел булды. Беренчесен – Кәримне озак тапкан идем. Перинаталь үзәктә эш бик яхшы оештырылган, белгечләр – профессионал, аларның һәркайсына рәхмәт.

Бәләкәчне 5 гыйнварда өйгә чыгаралар. Перинаталь үзәктән чыгып китү дә Хөснетдиновлар  өчен бәйрәмгә әверелә. 1 гыйнварда туган сабый буларак, Казан мэрыннан акчалата бүләк, сувенир, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшыралар. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бала өчен кирәк-ярак тутырылган тартма бирә. Якыннарыннан – чәчәкләр, шарлар, котлаулар…   

Лилия, икенче баланы багу җиңелрәк икән, ди. Булат бик тыныч бала, гел елмая икән. Хәтта төнлә ашарга сорап уянганда да, бер тавышы чыкмый. Сабыйга 1 июньдә биш ай була. Гаилә икенче балага тиешле ана капиталы сертификатын алган. Акчаны фатир өчен ипотека чыгымнарын капларга тотмакчылар. Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән өч яшькә кадәрге балаларга бирелүче 5 мең сум акчаны алу өчен гариза тапшырганнар. Гаиләгә социаль түләүләр юк, аз керемле булып исәпләнмиләр.

– Ирем көне-төне эштә, гаиләне алып бару аның өстендә, – ди Лилия. – Баланы абыйсы Кәрим карарга булыша.

Өйгә сабый кайткач, Кәрим көнләшер инде, дип уйлаганнар. 8 ел үзе генә үскән бит, бөтен игътибар аңа булган. Кәрим исә энекәшен беренче көннән яраткан. Бәләкәч тә абыйсын якын итә. Үзизоляция вакытында дәресләр өйдә онлайн уза. Абыйсы дәрестә утырганда, Булат комачауламый, карап, тыңлап ята икән.

– Булатның 1 гыйнварда тууы истәлекле. Кәримне табу да кызык булды, – ди Лилия. – Апаның да нәкъ шул көнне шул ук бала табу йортында улы туды. Апа белән икебез бер палатада яттык. Быел  тагын ике туганыбыз бәби алып кайтырга җыена. Алар да малай көтә. Балалар бергә үсәчәк.

Оныклар тууы әби-бабайга да шатлык өстенә шатлык китерә. Дөрес, чыгымнары, мәшәкатьләре дә бар. Ни әйтсәң дә, күңелле мәшәкатьләр…

Фәния Арсланова   

Сүз уңаеннан

31 декабрь төненнән 1 гыйнварга чаклы РКБның перинаталь үзәгендә 3 малай һәм 1 кыз туа. Татарстанда 35 бала дөньяга килә, 18е – малай, 17се – кыз.


Фикер өстәү