Ландыш Нигъмәтҗанова сөенечле яңалыгы белән уртаклашты: «Әлегә кешегә сиздерәсем килмәгән иде»

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова бәби көтә!

Без бу хакта Ландышның үзеннән сорадык.

– Бала – Ходай бүләге. Әлбәттә, без аны планлаштырдык. Әмма әлегә кешегә сиздерәсем килмәгән иде. Әле иртәрәк дип уйладым. Баксаң, эчем сизелә икән инде. Алдагы балалар белән башкачарак идем. Күреп алып, язучылар булды инде, – ди ул. – Әмма яшерә торган әйбер дә түгел. Без – бик шат. Иң мөһиме – исән-сау күтәреп, сау-сәламәт бала табарга язсын.

Без исә, җырчының гаиләсенә исәнлек-саулык, сөенечле көннәр телибез.


Фикер өстәү