Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова гаиләсендә бүген бәйрәм — төпчекләре Каюмның туган көне. Җырчының улына 2 яшь тулган. Әлеге уңайдан Ландыш үзенең социаль челтәрендә пост урнаштырган.
«Бүген безнең Каюмчигыбызның туган көне! 2 яшь! Исән-сау бул, улым! Тәүфиклы, сәламәт, озын гомерле! Без сине барыбыз да шундый яратабыз. Гел шундый тәмле булып кал», дип язган җырчы. Әлеге постта аның белән бик күп фотоларын да урнаштырган.