Камал театры ялга китте: бу сезонда театрның 16 миллион сум табышы алынмый калган

Камал театры артистлары җәйге ялга китте. Алар театр директоры Илфир Якупов һәм баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев белән онлайн равештә саубуллашты. Театрның сезон ябылу җыелышында, зур залда житәкчелек һәм журналистлар гына бар иде.
Театр директоры Илфир Якупов әйтүенчә, сезон дәвамында 4 премьера, 253 мәдәни чара үткәрелгән. Үзизоляция аркасында 16 миллион сум күләмендә табыш алынмый калган. Директор зур зал 60 миллион, кече зал 2,4 миллион сум табыш китерергә сәләтле, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук онлайн спектакльләр тамашачыны гына саклап калмады, яңаларын да китерде, диде.


Фикер өстәү