Аннан үрнәк алыгыз: вундеркинд баланың әти-әнисе булу җиңелме?

Вундеркинд баланың әти-әнисе булу җиңел­ме? Андый «акыл­лы­баш»ларны ничек тәрбияләргә? Без 1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан башкалардан аерылып торган сабый­ларны барладык.

Тамерлан

Беренче каналда «Лучше всех» тапшыруында катнашкан Казаннан 4 яшьлек Тамерлан Ситдыйковны, бәлкем, күбегез күреп өлгергәндер инде. Тамерлан тамашачыларны 40 төрле алвафитны белүе белән шаккатырган иде. Алар арасында әрмән, грузин, башкорт, татар, гарәп алфавитлары да бар. Тамерлан белән якыннанрак танышырга булдык.

Әнисе Светлана Спирина әйтүенчә, хәрефләр белән ул 10 айлык чагында ук дуслашкан. Үзенең исеме башланган Т хәрефен яхшы белгән. 1 яшьтә рус, инглиз алфавитларын өйрәнеп, сүзләр тезсә, 1 яшь тә 10 айда – сөйләшә һәм укый, 2 яшьтә яза башлаган. Кыш бабайга хат юллаган. Теле ачылып, беренче әйтелгән сүзләре – «Тургенев», «Отцы и дети». Өйдә китаплар Тамерлан үрелеп алырлык итеп куелган. Тора-бара кроссвордлар чишә, чит телләр белән кызыксына, башка алфавитларны өйрәнә башлаган. Хәзер Тамерланга – 4,5 яшь, ул күптелләр юнәлешендәге бакчага йөри. Махсус түгәрәкләргә йөртмиләр.

– Бала тәрбияләү, нинди булса да, авыр. Әти-әнинең игътибары, яратуы, аңлавы кирәк. Без балабызны ишетәбез, сөйләшәбез, аңа нәрсә кызык икәнен беләбез. Аңа шәхес итеп карыйбыз. Тамерлан – Аллаһы Тәгалә бүләге. Сәләте буенча беребезгә дә охшамаган. Карантин вакытында алфавитларны читкә куеп, математика белән шөгыльләнә, рәсем ясый башлады әле. Урамда чәчәкләр саный башлагач ук математика белән кызыксынуын сизгән идек. Бу аның өчен – башка юнәлеш. Ниндидер сәләтен күрәбез икән, аңа карандаш, буяу, башка кирәк-яракларны сатып алабыз, – ди Светлана.

Рүзәл

Чаллының 3 нче сыйныф укучысы Рүзәл Сәләхетдиновның менталь математика буенча Тайвань, Малайзиядә узган бәйгеләрдә җиңү яулаганы бар. Быел августта Малайзиядә үтәсе олимпиадага әзерләнгән, тик аны кичектергәннәр. Кечкенәдән математика бик җиңел бирелгән. Төнлә уятып сорасаң да, барысына да җавап бирәчәк.

– Хәзер Рүзәл 11 нче сыйныф укучыларының биремнәрен чишә һәм кытай телен өйрәнә башлады, – ди әнисе Рәзинә Сәләхетдинова. – Тырыш, үҗәт, көн саен шөгыльләнгән теләсә кайсы бала уңышка ирешә ала дип саныйм. Иң мөһиме – әти-әни баланы үсендереп торырга тиеш. Беренче вакытта күз яшьләре дә, ишекне каты итеп ябулар да булды. Мин аңа һәрвакыт, син – дөньяда иң яхшы бала, авыр булса да, сынауларны җиңәчәксең, дип кабатлап торам. Хәзер дә без аның теләкләрен хуп­лыйбыз. Ул мине кытай теленә өйрәтә, бергәләп мисаллар чишәбез. Аның белән горурланам, ул бер урында гына тормый, һәрвакыт эзләнүдә. Дан, дәрәҗә – ул бик авыр хезмәт. Кайвакыт ялкауланып та китә, туйдым, арыдым, ди. Аннан тагын башлаган эшенә тотына.

Эмилия

Чаллыдан 5 яшьлек Эмилия Гатауллина Инстаграмда җырларга яратуы, догалар ятлавы белән танылды. Җырларны берничә мәртәбә тыңлаудан күңеленә сеңдерә, бигрәк тә машинада җырларга ярата ул.

– Безнең балаларны тәрбияләүдә сер юк. Мин – «җитди полицейский». Кирәк булса, ачуланам, кисәтү дә ясыйм. Ләкин бездә каеш, почмакка бастыру дигән нәрсә юк. Әтиебез балаларга барысын да рөхсәт итә, шуңа күрә аның эштән кайтуын көтеп алалар. Кечкенәдән балаларыбызга әти-әнине, әби-бабайны хөрмәт итәргә, туган телне өйрәтергә тырышабыз, – ди әнисе Алия. – Эмилия 2 яшьтә үк йокларга ятканда безнең арттан догаларны кабатлый иде. Хәзер берничә дога белә. Баланың кечкенәдән сәләтен күреп, булышырга кирәк. Без аны башта берничә ай бию түгәрәгенә йөрттек, ләкин ошатмады, ташлады. Аннан нәфис гимнастикага бирдек, тагын шул хәл кабатланды. Хәзер җырчы булам дип хыяллана. Яңа уку елында берәр музыка мәктәбенә бирергә җыенабыз. Сәләтле баланың әнисе булу авыр түгел, баланың теләге кирәк.

Данияр

Данияр Гомәров – 13 яшьтә үк сыр ясау буенча үз эшен булдырган егет. Хәтерләсәгез, Президент Рөстәм Миңнеханов аңа җиһаз сатып алырга 200 мең сум акча бүлеп биргән иде. Бүген ул Питрәч районының Богородский мәктәбендә 8 нче сыйныфта укый.

Барысы да Казанның 149 нчы лицеенда укыганда «Эшмәкәрләр фабрикасы»на йөрүдән башлана. Анда ул үзе ясаган сырны тәкъдим итә. Шушы проект аша Президент белән дә таныша.

– Бала сәләтле, тырыш булсын өчен, беренчедән, үзеңә һәр як­лап үрнәк булырга, икенчедән, аңа ышанырга, ялгышырга урын калдырырга кирәк. Бала барысын да күреп, киптергеч кебек сеңдереп үсә. Данияр үзенә ошамаган нәрсә белән шөгыльләнми. Мо­ңа кадәр кино, телевидение, башка спорт түгәрәкләренә йөргән иде. Хәзер тхэквандо, хип-хоп белән мавыга. Мәктәптә уртача бил­геләргә укый. Холкы буенча үҗәт, таләпчән. Йолдыз булу, масаю чире янамый. Киресенчә, үзен күрсәтергә яратмый, – ди әнисе Римма.

Сыр ясау технологияләре белән Данияр әнисен генә түгел, әби-бабасын да кызыктырырга өлгергән. Гомәровлар бүген 14-15 төрле сыр ясый. Данияр башта сәгать төнге 12гә кадәр сөт кайнатырга, аны суытырга, башка эшләрдә ярдәм иткән. Хәзер сөтне ял көннәрендә эшкәртәләр икән. Данияр ял көннәрендә җитештергән продукцияне агропаркта сата. Эшмәкәр буласы килсә дә, киләчәктә нинди юнәлеш сайлаячагын уйлап бетермәгән әле. Сыр җитештерүне әнисенә тапшыру теләге дә бар.

Сәрия Мифтахова

P.S. 1 июнь – бәйрәм көнне Казанда 12 сәгатьлек хәйрия марафоны узачак. «Бөтендөнья – балаларга!» дигән чараның туры эфирында күңел ачу программасыннан тыш, җәйге ял, цифрлаштыру темасы да күтәреләчәк, психолог белән тәрбия турында да сөйләшәчәкләр. Марафонда җыелган акча Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына күчереләчәк.


Фикер өстәү