Фасольдан файдалы һәм бик тәмле аш пешерү ЫСУЛЫ

Җәй – җиңел аш-сулар чоры. Шулардан берсенең рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак:
1-1,5 стакан фасоль, 1-2 баш суган, бер кисәк сельдерей тамыры, 1-2 кишер, 1 аш кашыгы бодай оны, 3 аш кашыгы атланмай, тәменә карап тоз.
Эш барышы. Фасольны юып, 3-4 сәгать суда тотып бүрттерәбез. Шуннан, фасольны пешерәбез һәм аңа эре итеп туралган суган, кишер һәм сельдерей тамыры өстибез. Яшелчә пешкәч, барысын да иләк аша изәбез. 1 аш кашыгы онга 3 аш кашыгы атланмай салып, бераз пешереп алабыз һәм ашка салабыз. Тоз өстибез. Тагын 5-6 минут дәвамында салмак кына утта, куерганчы (уртача куелыкка җиткәнче), пешерәбез.
Табынга куйганда, һәр тәлинкәгә берәр аш кашыгы консервланган борчак (суын түгеп), кыздырылган икмәк кәтермәчләре (ваклап туралган шакмаклар рәвешендә), җиңелчә генә кыздырып алынган сосиска (токмач кебек турап) салабыз.


Фикер өстәү