«Эшләгәнегез безнең өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен»: 15 бала әнисе Алсу Мөхәрләмова бала тәрбияләү серләрен ачты

Балаларыбызның йөзгә кызыллык китергәне юк, алга таба да шулай булсын. Иң яхшы тәрбия – хезмәт тәрбиясе, – ди Балтач районының Пыжмара авылында яшәүче 15 бала анасы  Алсу Мөхәрләмова. Берике генә түгел бит, дистәдән артык сабыйны ничек тыңлатырга? Моның серен Алсу Мөхәрләмовадан белештек.

Мөхәрләмовларның 9 уллары һәм 6 кызлары бар. Олысына – 33 яшь булса, иң кечесенә – 10 яшь.Хәзер вакытта  3се – студент, 4 се мәктәптә укый.Быел Гөлчәчәк техникумга укырга китсә, яннарында  өчәү генә  кала. Җидесе үз гаиләләрен корган инде. Берничәсе йорт салган, берсе ипотекага фатир алса, хәзер икенчесе чират көтә. Балалар үз көннәрен үзләре күреп, матур гына яшәп яталар.


Күп балалы гаилә гомер буе ике сыер, күп итеп мал-туар, кош-корт асрый.
Балалар кул арасына керә башлауга, эшкә өйрәнә башлый. Кызлар – әниләре, малайлар әтиләре янында кайнаша. Кечкенәләр каз–үрдәк бәбкәләре сакласа, зурраклар бакча эшендә, мал-туар карарга булыша. 8 улы да әтиләре белән  комбайн “мәктәбе”н узган. Төпчек уллары Илүс 5 нчы сыйныфны тәмамлый. Аның да комбайнга утыру хыялы юк түгел.


Без беркайчан да фәлән эшне эшләсәң, прәннек, кәнфит бирәм, дип тәрбияләмәдек. Болай итү –баланы узындыру була. Акчага, бүләккә кызыктырып эшләтергә ярамый. Балаларга теләгән әйберләрен болай да сатып алабыз. Ул яктан акчаны кысмыйбыз. Эшләгәнегез безнең өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен дип өйрәтәбез. Авылда эшләмәсәң, акчасы да булмый,– ди Алсу ханым. – Кайбер әти-әниләр, дөрес эшләмисең дип, аптырагач, үзләре эшли башлый. Балага ялгышырга урын калдырырга кирәк. Беренчесе төерле булса, икенчесе, өченчесе яхшырак булачак. Ашарга пешергәндә дә шулай.  Аннан алар үзләре белеп эшли башлый. Кичен барыбыз бергәләшеп, телевизор карыйбыз. Дәрес әзерләшергә булышабыз, нинди ярышка барабыз дисәләр дә, каршы килмибез. Бу яктан барысына ирек куйдык. Балаларны беркайчан да   кыйнап, ачуланып тәрбияләмәдек.  Алар яратуны  тоеп үссен –иң мөһиме шул.

Сәрия Мифтахова


«Эшләгәнегез безнең өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен»: 15 бала әнисе Алсу Мөхәрләмова бала тәрбияләү серләрен ачты” язмасына фикерләр

  1. Йэне йэннэткэ керхен,ауыр тупрағы еңел булһын,кайгыгыззы уртаҡлашам.балаларына кэрэк терэк булып, именлектэ-хаулыкта йэшэргэ язхын!!!

Фикер өстәү