Эче-тышы каткан чуен табаны ничек чистартырга?

Күп кенә хуҗабикәләребезнең кухнясында әнисеннән генә түгел, әбисеннән “мирас”ка калган чуен табалар да очраштыргалый. Бик озакка чыдый алар чөнки. Тик менә кайберләренең эче-тышы майга катып, кап-карага әйләнүләре генә… Хәер, мондый табаларны чистартып җибәрсәңме?! Көзге кебек ялтырап калачаклар!

Чуен табаны күп еллар буе җыелып килгән кунык-көйрәктән ничек чистартырга?

Таба сыярлык зур тимер савыт алабыз да шуңа су тутырабыз.

  • Табаны суга урнаштырып, 2-3 аш кашыгы кер порошогы һәм шуның кадәр үк чәй содасы салабыз.
  • Бераз гына кәгазь келәе өстәп, табалы савытны утка куябыз.
  • 2 сәгатьләп чамасы кайнатабыз. Кунык купмаса, утта тагын да озаграк тотарга туры киләчәк.
  • Кунык куба башлагач, табаны судан алып, тимер щетка белән чистартабыз.

Бик яхшылап юганнан соң гына чистартылган табаны кулланырга мөмкин.

Кер порошогын кер сабынына (ваклап) алыштырырга мөмкин.

Чуен табаны нашатырь спирты ярдәмендә дә чистартырга була. Моның өчен 2-3 зур целлофан капчыкны (чүп капчыгы) бер-берсенә тыгабыз һәм табаны шуның эченә урнаштырабыз. Өстәлгә куеп, капчыктагы һаваны чыгарабыз. Табага 50-100 мг нашатырь спирты салып, капчык авызын җеп белән бәйләп куябыз. Табалы капчыкны яхшылап селкибез. Табаның барлык өлешләрен нашатырь спирты белән чылату өчен кирәк бу. Шуннан соң капчыкны 12 сәгатькә чоланга (балконга) чыгарып куябыз.

Шуннан соң табаны капчыктан алып, чистартып юасы гына кала. Болай эшләгәндә, чуендагы нашатырь спирты йомшарткан кунык бик тиз кубып төшәчәк.

Игътибар! Нашатырь спиртының исе бик зәһәр. Шуңа күрә медицина битлеге киеп, авыз-борынны каплап эшләү әйбәт.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү