Социаль хезмәткәр: «Бәбиләр дә, әбиләр дә бертөрле»

8 июнь – Социаль хезмәткәр көне.

Чит кешене якын итеп буламы? Кемдер бу сорауга җавап бирә алмаганда, икенчеләр чит кешеләргә ярдәм итүне тормыш рәвеше итеп сайлый. Әйтик, социаль хезмәткәрләр күпләргә балалары да бирә алмаган җылылык, кайгыртуны бирергә тырыша. Балтачта яшәүче Тәслимә Хәсәнова да 15 елдан артык чит әби-бабайларны тәрбияли. Хәер, ул үзе алар турында:«Минекеләр!»– ди.

Тәслимә ханым, өлкәннәргә хезмәт күрсәтү эшенә  күңел кушканга килдем, ди. Үзе дә әби тәрбиясендә үскән. Гаиләләрендә олы кешегә хөрмәт зур була. Әнә шул тәрбия аны гомер буеозатып бара. 63 яшендә яман чир алып киткән каенанасын да ул гел җылы сүз белән искә ала: «Гөлчирә әни бик акыллы хатын иде. Эшли башлаган елларны өйдә мин кайткан җиргә бер эш тә калдырмый иде. Кеше көен көйләү, олыларны тәрбияләүнеңҗиңел түгеллеген белде ул. Иремә дә эшемнең авырлыгы турында гел әйтеп торды».

– Район үзәгенә күченгәнче авылда балалар бакчасында эшләдем. Бәбиләр дә, әбиләр дә бертөрле. Мин аермасын күрмим. Олыгайгач, кешеләр гел балага әйләнә икән, – ди Тәслимә ханым. – Әмма үзем тәрбияләгән алты әби һәм бер бабаема карап, мин яшәр өчен көч алам. Аларның бар яхшы сыйфатларын күңелемә салам.

Кеше белән эшләү сабырлык сорый. Тәслимә Хәсәнова исә, бу эштә психолог та, икътисадчы да, хисапчы да булырга өйрәнәсең, ди. Әбиләр үпкәләмәсен, әмма «егетләр»белән эшләү җиңелрәк, дип тә шаярта:«90 яшьлек бер «егетем» бар. Аның янына барып кайткач, күңелләр күтәрелә».

Ул караган өлкәннәрнең күбесенең балалары да бар икән. Алар тулысынча Тәслимә ханымга ышанган. Быел вирус аркасында озак вакыт кайтмый  да торганнар. Әмма җаен тапканнар: Тәслимә апа әбиләргә балалары белән видео аша сөйләшергә ярдәм иткән.

–Телефонда якыннарын күргәч, куанганнарын белсәгез иде! Күбесенә газеталар укырга да вакыт табам. Ил-көн яңалыкларын белеп торасыларыкилә. Пенсияне аз алучысына үземнең газеталарымны алып барып укыйм.  Гомумән, алар нинди ярдәм сорый– шуны эшлим. Бу минем эшем түгел дип тормыйм. Кайчак ял көннәрендә дә хәлләрен белеп китәм. Ялгыз яшәүчеләргә пешергән саенризык кертергә тырышам, – ди ул.

Әбиләргә тәмле күчтәнәчләрне улы Альберт та илтә икән. Ризык илтеп бир әле, дигән сүз тиккә генә әйтелми, ди Тәслимә ханым:

– Улыбыз олыларга хөрмәт белән карасын. Картайгач, балаларның ярдәме кирәк икәнен белеп торсын. Әйтеп тору – бер хәл, үзең күрү икенче инде. Улым хәзер үзе  дә, булышасы түгелме, дип кенә тора.

Тәслимә Хәсәноваассызыклый: олыларны карау ул идән юу, су кертү генә түгел.  Үзе бу эшкә бик җаваплы карый.Хастаханәдә яталар икән, хәлләрен белеп тора. Кирәкле дарудан, тәмле ризыктан өзми. Узган ел бер ялгыз әбидә өстәл әзерләп, шунда җыелышып, аулак өй дә ясаганнар.

– Быел бернинди очрашулар да уздыра алмадык.Коронавирусның ни икәнен өлкәннәр дә аңлады. Сакланалар. Үзебездә аларны саклыйбыз. Гел битлектән, кулда пирчәткә. Баштарак бик авыр кичерсәләр дә, хәзер әби-бабайлар ияләнде инде. Алар өчен иң кыены күршеләр, ахирәтләр белән аралашмый тору иде.  Шуңа да, буш вакытым булдымы, хәлләрен белергә ашыгам. Иң мөһиме – авырмасыннар иде. Бабамны да, әбиләремне дә бик яратам. Алар да якын итә. Миңа атап шигырьләр дә язучылары бар. Ә күңелгә күп кирәкме? Үземә дә бер җылы сүз җитә, – ди ул.

Тәслимә Хәсәновага әбиләр генә түгел, аларның балалары, күршеләре дә рәхмәтле. Балтач районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллинаисә бөтен хезмәткәрләрне мактады. «Йөрәгең кушмаса, күңелең ятмаса,бу эшне башкару авыр. Пандемия вакытында без изге күңелле кешеләрнең күплеген, арабызда кеше хакын хаклаучылар, мохтаҗ кешеләрнеаңлаучылар, аларга ярдәм итәргә атлыгып торучылар  барлыгын күреп аеруча сөендек. Киләчәктә дә, булдыра алганча, бер-береңә булышып яшәргә язсын», – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 

 

 


Фикер өстәү