Эльмира Зарипова Социаль хезмәткәр көне белән котлады

8 июнь – Социаль хезмәткәр көне. Социаль тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарны бәйрәм уңаеннан газетабыз аша хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова котлады.

«Татарстанның социаль тармагында 9,6 мең кеше эшли, – диелә котлауда. – Ел саен республикада яшәүче 1,7 миллион кешегә  кирәкле социаль ярдәм күрсәтелә, 117 дәүләт оешмасы эшләп килә. Тармак белгечләре һәр көн саен күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, балалар һәм өлкәннәргә, инвалидлар һәм ветераннарга социаль ярдәм күрсәтә. Бүген, санитар-эпидемиологик вазгыять катлауланган бер мәлдә, социаль хезмәткәрләр 65 яшьтән узган ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итү буенча волонтер хезмәтен дә үти.

Хөрмәтле коллегалар! Читләрнең кайгы-борчуларын якыныгызныкы кебек эчкерсез уртаклаша белүегез, искиткеч  зур сабырлыгыгыз, мәрхәмәтлегегез һәм эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч телим!»


Фикер өстәү