Пенсия турындагы 5 сорауга ҖАВАП

Укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга Казандагы Совет районы Пенсия фонды бүлеге белгечләре җавап бирә. 

  1. Мин – 1966 елгы, өч балам бар. Пенсиягә ничәнче елда чыга алырмын икән?

– 2019 елдан кешенең картлык буенча пенсиягә чыгу яше әкренләп арта башлады. 1966 елгы хатын-кызга пенсия 58 яшь тулгач билгеләнәчәк. Бер искәрмә бар: сез, өч балалы ана буларак, 57 яшьтән лаеклы ялга чыга аласыз. Аның өчен хезмәт стажыгыз 15 елдан да ким булмаска тиеш.

  1. Соңгы баруымда икенче группа инвалидлык бирделәр. Элек бе­рен­че группада идем. Инвалидлык группасы үзгәрү турында Пенсия фонды бүлегенә хәбәр итәргәме икән?

– Аның өчен Пенсия фонды бүлегенә барып йөрмә­сәгез дә була. Инвалидлык группасы үзгәргән очракта, иминият пенсиясе буенча түләү һәм айлык акчалата түләү сезнең гаризадан башка гына башкарыла. Бүлекләр белешмәне медицина-социаль экспертиза оешмасыннан ала.

  1. Пенсиягә ике ел алданрак чыгу мөмкинлеген аңлатсагыз иде. Аңа хәрби хезмәттәге вакыт керәме?

– 2019 елның 1 гыйнварыннан үзгәрешләр керде һәм 42 ел хезмәт стажы булган ир-атлар ике ел алдан
(60 яшь тулгач) пенсиягә чыгарга мөмкин. Хатын-кызларга 55 яшькә җитү һәм 37 ел стаж кирәк. Алданрак пенсиягә чыгучының эшләгән еллары гына исәпкә алына. Армиядә хезмәт итү, бала белән декретта утыру, эшсезлек буенча пособие алу, өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны карау чоры саналмый.

  1. Оныгыбыз чит илдә туды, ләкин ул Россия гражданы булып санала. Аңа Россия Президенты Владимир Путин билгеләве буенча бирелүче 5 мең сум акча тиешме?

– Бала Россия гражданы санала икән, ул чит илдә туган очракта да, ата-анасы 5 мең сум алырга гариза тап­шы­рырга мөмкин. Аның өчен Пенсия фонды бүлегенә документ­лар белән килергә кирәк. Хәзергә белгечләр алдан язылу буенча гына кабул итә.

  1. Улыбыз быел 10 майда туды. Аңа ана капиталы сертификатын ничек алырга?

– Пенсия фонды бүлекләре 2020 елның 15 апреленнән ана капиталы сертификатын актив режимда рәсми­ләш­терә, ягъни аның өчен гаиләгә гариза һәм доку­ментлар белән Пенсия фонды бүлегенә барырга ки­рәкми. Ул электрон рә­веш­тә тутырыла. Аның кәгазь вариантын башка оешма­ларга тапшырырга кирәкми. Сер­тификат турындагы мәгълүматлар аның хуҗасы­ның (гадәттә баланың әнисенә) Пенсия фондындагы шәхси битенә күчерелә. Ананың «Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлүе һәм расланган исәп-хисап язуы булуы мөһим. Сер­тификат гадәти бланкта чыгарыл­маячак. Сертификат хуҗасы аның электрон варианты күчермәсен чыгартып алырга мөмкин. Аның өчен Пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Фәния Арсланова әзерләде

 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү