Эшкә алганда кемнәргә өстенлек биреләчәге мәгълүм булды

Россия Хөкүмәтендә эш бирүчеләргә, юньлерәк эшкә алганда, чит ил кешеләренә түгел, ә үзебезнең гражданнарга өстенлек бирүне йөкләгән нормалар кертү мөмкинлеге карала. Президент администрациясе каршындагы дәүләт миграция сәясәтен тормышка ашыру төркеме бу җәһәттән бик зур эш алып бара, дип яза “Известия”.

Россиядә чиновникларның квалификацияле эш урыннарына үз кадрларыбызны алырга тиешлеген күздә тоткан чаралар турында Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хисабында да билгеләп үтелгән. Документта әйтелгәнчә, хәзерге вакытта чит илләрнең эш көченә ихтыяҗны билгеләү тәртибен камилләштерү мәсьәләләре карала.

Әлегә исә законда эш бирүчеләр өчен яңа хезмәткәрләрне эшкә алганда Россия гражданлыгына ия булган кешеләргә өстенлек бирү күздә тотылмаган. Гади генә вазифалар буенча үзебезнең кешеләрне һәм мигрантларны эшкә алу тәртибе аерылмый диярлек. Әмма кайбер тармаклар өчен чит ил хезмәткәрләренә квоталар каралган. Мәсәлән, быел, Хөкүмәт карары буенча, төзелеш оешмаларында – хезмәткәрләрнең 80 процентка кадәресе, яшелчә үстерүче компанияләрдә – яртысы мигрантлар булырга мөмкин. Ә менә даруханәләргә мондый хезмәткәрләр җәлеп итү тыелган.


Фикер өстәү