Фамилиядәшенә кияүгә чыккан Лилия Мөхәммәтҗанова: «Бу очраклыкны бәхеткә юрадым»

Лилия Мөхәммәтҗанова ясалма чәчәкләрдән гөлләр ясау турында күптән хыялланган. Тик ни сәбәп­ледер бу эшкә кулы җитмәгән. Коронавирус­ка бәйле вазгыять – өйдә утыру күңелендә йөрткән уен тормышка ашырырга ярдәм иткән.

– Вирус чыкканчы мин туй залларын, никах теркәү урыннарын, яшьләрнең фотога төшү зоналарын чәчәкләр белән бизи идем. Бу эшне бик яратып башкардым. Ясалма чәчәкләрдән матурлык тудыру  миңа бик ошый. Бар җылымны, назымны биреп эшлим. Шуңа да алар миңа кайчак тере булып та тоела, – ди Лилия. – Чүлмәктәге чәчәкне иң элек үзебезнең фатирга ясадым. Ремонттан соң ниндидер бер матурлык өстисем килгән иде. Беренче тапкыр ясасам да, искитмәле килеп чыкты. Башкалар да күрсен дип Инстаграмдагы сәхифәмә куярга булдым. Күңелдә мактану да, акча эшләү теләге дә юк иде. Ә язылучылар шундук бу чәчәк белән кызыксынып, үзләренә дә ясап бирүемне сорады.

Шулай итеп, пандемия вакытында эшсез калган Лилия җиң сызганып кәсепкә керешә. Белеме буенча педагог ханым мәктәптә бер көн дә эшләмәгән. Укуын-укыган, әмма диплом алгач, бу эшнең аныкы түгеллегенә төшенгән. Шуннан соң күңеле кушкан эшләр белән шөгыльләнә башлаган. Башта йөк ташучы оешмада диспетчер булып эшләсә, соңрак чәчәкләрдән матурлык тудыра башлый.

– Чәчәк, гөл яратмаган хатын-кыз юктыр ул. Ә менә аңа акчасын кызганучылар бар. Баштарак мин дә шулай уйлый идем. Әмма ирем мине матурлыкны күрергә, чәчәкләрне кабул итәргә өйрәтте. Ул бүләк иткән тере чәчәкләр  аша мин ясалма гөлләрне дә яратырга өйрәндем, – ди Лилия.

Ире дигәннән, ул гаиләсе хакында яратып сөйли. Баксаң, Гашыйклар көнендә очраклы гына танышып, гаилә корганнарына шактый вакыт узган икән инде.

– Әнвәрне очраткач, гаилә җылысының ни икәнен белдем. Әле тагын бер  күңелле хәл – фамилияләребез бер төрле булды.  Паспорт та алыштырасы булмады. Бу очраклыкны бәхеткә юрадым. Шөкер, бер ул, бер кыз үстерәбез. Тормышны яратып, аның матур якларын күреп кенә яшәргә тырышабыз. Юкка-барга ачуланышып йөрмибез. Шуңа да җаным тыныч минем. Күңелдә рәхәтлек икән, матурлык үзеннән-үзе туа, – ди ул.

Заказга гөлләрне ул бары тик сыйфатлы чималдан гына эшли. Чәчәкләрне чит илдән кайтарта. Аларга туры китереп гөл савыты сатып ала. Аннары инде махсус катнашмалар салып, савытта гөл «үстерә». Соңгы вакытта бу  ясалма гөлләрне сатып алырга теләүчеләр арткан.

– Мин бәяне  күтәрмим. Башка кешеләрнеке белән чагыштырып карыйм да һәркем сатып ала торган хак куям.  Мондый чәчәкләрне өйдә кайда бушлык, шунда куярга кирәк. Алар күренеп, күзләрне иркәләп торсын. Теләгем – шушы гөлләр аша һәркемгә матурлык өләшү, – ди Лилия.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү