Чыңгыз Мәхмүтов: «Конституциягә төзәтмәләр кертү – замана таләбе»

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый Совет җитәкчесе Чыңгыз Мәхмүтов:

– Яңа коронавирус байтак нәрсәдә фикерләрне үзгәртте. Егерме ел элек сәламәтлек саклау ул – хезмәт күрсәтү өлкәсе дип әйтәләр иде. Бүген аны илкүләм иминлек, куркынычсызлыкка каршы тору өлкәсе дип атарга мөмкин, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый Совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов.

Аның фикеренчә, медицинаның урыны оборона һәм башка тармаклар шикелле алгы сафта булырга тиеш. Конституциягә төзәтмәләр кертү – замана таләбе.

– Әйе, аны үзгәртергә кирәк. Без, элек АКШтагы, Европадагы сәламәтлек саклауны үрнәк итеп алырга тырыша идек. Хәзер инде аларда да, барысы да ал да гөл түгеллеген күрдек. Дөрес, аларның югары технология буенча өйрәнерлек бай тәҗрибәсе бар, анысын инкарь итеп булмый. Гомуми сәламәтлек саклау торышы Совет, Россия системасыныкы да начар түгел. Пандемия вакытында халыкны сәламәтләндерүгә без күпкә әзерлеклерәк булып чыктык. Конституциядә сәламәтлек саклау – мөһим пунктларның берсе. Борис Ельцин заманыннан соң шактый вакыт узды. 1990 еллардан соң, күп нәрсәгә нәтиҗә чыгарырга өлгердек. Ул чактагы шигарьләр бүгенгә ярамый. Халыкны савыктыру системалы рәвештә алып барылырга тиеш, – ди Чыңгыз Мәхмүтов.


Фикер өстәү