«Авылны этләр басты, коткарыгыз!»

Түбән Кама районының Түбән Афанас авылын этләр басты. Алар йорт хайваннарына ташланалар. Инде кешеләргә дә зыян итмәсәләр ярый дип куркып торабыз. Төнлә эт өргән тавышка бөтенләй йоклап булмый. Алардан котылу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә икән?

Авыл халкы.

Сорауга ачыклык кертер өчен җирлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы Әсгать Мотыйгуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Әлеге проблема бөтенебезне дә борчый. Без этләрдән котылу юлын эзлибез. Урынбасарым этләр белән эшләүче оешмаларга мөрәҗәгать итте. Элеккеге төсле аучы чакырдың да, аттырдың түгел бит. Хәзер закон башка. Этләргә тиеп булмый. Приютларга илтү өчен, махсус хезмәт күрсәтүчеләрне чакырырга кирәк. Авыл халыкның үзенә дә мөрәҗәгать итәсем килә: этләр күктән төшми бит инде. Белка белән Стрелка гына искәрмә. Ә бит калганнарның барысының да хуҗасы бар. Кеше этен асырыйсы килмәсә, чыгара да җибәрә. Алар да хайваннарына игътибарлы булсын иде, – диде ул.

Гөлгенә Шиһапова

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү