Алсу Фазлыева: «Күңел халәтем җырларлык түгел иде, әтине югалтуны авыр кичердем»

Җырчы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевлар сәхнәне бик сагынса да, эшсез утырмый. Алар – бизнеста. Кайчандыр куркып кына эш башлаган Алсу хәзер үз артыннан ирен, күпкенә туганнарын, дусларын, җырчыларны иярткән. Үзизоляцияләү вакытында башкалар онлайн концерт куйганда, аларныкы булмый калган. Бик күпләр җырчыларны моның өчен сүгеп тә ташлаган. Янәсе, гел бизнес турында сөйләп, безнең өчен җырламадыгыз да, диләр. Бу хакта “ВТ” хәбәрчесе Алсуның үзеннән сорады.

– Дөресен әйткәндә, күңел халәтем җырларлык түгел иде. Әтине югалтуны авыр кичердем. Ул хастаханәдә ятканда, без аны бер генә минутка да ялгыз калдырмадык. Кайда гына концерт куйсак та, әти янына кайта идек. Табиблар озак тормасын алдан әйтте. Шуңа әтинең янәшәсендә буласым килде. Аны соңгы тапкыр күрүче дә мин булдым, – ди Алсу. – Әтием минем челтәрле бизнеста эшләвемне белде. Хастаханәдә чакта мин айны яптым. Ул бер дә сабырсызланмады, тыныч кына утырды да: “Кызым, син бу эшеңне ташлама. Туганнарыңны да өйрәт. Алар да акча эшләсен”, – диде. Әти барысын да аңлый иде. Хәле авырайгач, аны реанимациягә күчерделәр. Үлемен ишеткәч, мин ничекләр сабыр итәрмен дигән идем. Онытылыр өчен, эшкә чумдым.
Азат белән Алсу иң кадерле кешеләрен югалткач, бер-берсенә тагын да якынайган. Алсуның – әнисенә, Азатның әтисенә булган карашларыүзгәрә. Алар өлкәннәрне тагын да кайгырта башлаганнар. Икесе дә ялгызлыкны авыр кабул иткәннәр. Азатның әтисе хәсрәтен онытыр өчен килене төсле эшкә чумган. Сыерын да бетермәгән. Үзе сава икән. Күп итеп маллар тота. “Йорт-җире, бакчалары әни исән чагындагы кебек ялт итеп тора”, – ди Алсу. Әнисе дә әкренләп тынычланган. Әлегә үзен бер дә ялгыз калдырмаганнар. Оныклары янында тора. Фазлыевлар исә, ике районгада тигез кайтып йөриләр. Җай чыккан саен, әти-әниләренә ярдәм итәргә тырышалар.
– Әлегә концертларга рөхсәт юк. Битлекне дә ел ахырына кадәр киясе диделәр бит. Димәк, битлек белән җырлап булмаячак. Шуңа күрә без бизнесны да тагын да җәелдерергә булдык. Коронавируска бәйле вәзгыять аркасында эшсез калган бик күпләргә акча эшләргә өйрәттек. Безне сүгүчеләр дә бар. Әмма намусыбыз чиста – кеше алдамыйбыз. Тикшерелгән, хәләл товар сатабыз. Җырчылар болай эшләргә тиеш түгел дисәләр дә, ә нишлик? Гаиләбез, кредитларбыз бар. Ашарга да кирәк. Шыпырт кына туй уздырып йөри алмыйбыз. Безне чакырсалар – зур мәҗлесләргә чакыралар. Гастрольгә чыгып китеп булмый. Димәк, акчаны башкача эшләргә кирәк, – ди Алсу.
Җырчы акчаларын санаучылар барын да яшерми. Андыйларга җавап бер – эшләгез! Булганына шөкер итә беләбез, кешегә күрсәтеп йөрмәсәк тә, ятимнәрне сөендерәбез, ди. Бизнесттан килгән акчаларының бер өлеше “Солнечный город” хәйрия фондына күчеп бара икән.
– Ярдәм кирәк сабыйларга да аерым өлеш чыгарбыз. Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Каенанамның, әтиемнең рухлары шат булсын, – ди Алсу. – Без үзебезнең сәхнәсез күз алдына да китерә алмыйбыз. Күңел тамашачы белән очрашуны көтә. Тиздән, бар да тәмамланып, элекеге режимга кайтырбыз дип уйлыйм. Тик әлегә үзебезне сакларга кирәк!

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү