Фермер Илдар Гариев: “Шәһәр хатыны качты, авылныкын тапмадым”

Илдар кечкенәдән маллар яраткан. Үз йортлары белән яшәгәндә дә хайваннары күп булган. Шуңа да кечкенәдән фермер булу теләге белән янган. 2015 елда Яшел Үзән районының Прибой авылында крестьян-фермер хуҗалыгы ачып җибәргән. Үзе белән энеләрен дә иярткән була. Әмма алар тиз кул селти. “Бу – безнең эш түгел”, – диләр.

Илдар беренче елны дүрт юнәлештә эшли. Янәсе, үзен табарга кирәк.
– Каз, кәҗә, сыер, сарыклар тоттым. Беренче елны ук казларны бетердем. Алар су кошлары, күлгә барып йөриләр. Авырулар да чыгарга мөмкин. Аннары кәҗәләрне бетердем. Бу малларга тәрбия бик кирәк. Акыллы маллар. Кешене ничек алдарга икән дип кенә йөриләр, – ди ул.
Илдарның 8 сыердан башланган фермасында бүген 50дән артык мал йөри. Сарыклары исә 600 гә якын. Сыерны сөт өчен түгел, ит өчен асрый икән. Киләсе елдан сөт бирә торганнарына күчәргә уйлый.
– Сыр ясау өчен барлык җиһазлар да бар. Кәҗәләр тотканда ясап караган идек, әмма халыкның күбрәк сыер сөтеннән эшләнгән сырларга өстенлек бирүен аңладык, – ди ул. – Хәзерге вакытта сарыкларны Корбан бәйрәменә әзерлибез. Биш елдан артык эшләгәч, даими сатып алучыларым да бар.
Шулкадәр сарыкның йонын ничек аласыз, кая куясыз дигән соравыма, ул ике кеше көненә 60 сарыкның йонын ала, ди.
– Үзем оештыру, сату-алу эшләре белән йөрим. Минем эшчеләрем бар. Сарык йонын елга 1-2 аласың. Баштарак электр машинкасы да бар иде. Әмма ул тиз ватыла. Сарыкның йоны майлы. Шуда күрә кул кайчысы бик уңайлы гына. Эшчеләр зарланмый. Рәхәтләнеп эшли. 600 сарык йонын ун көндә алып бетерәләр. Йонын куяр җир юк. Каядыр тапшырсаң, бәясе арзан. Шуңа күрә мин аларны ягам, – ди ул.
Җаны-тәне белән авылны яраткан Илдарның хатыны шәһәргә китеп барган. Үзе бу хакта шаярта: “Шәһәрнеке качты, авылныкын тапмадым”, – ди. Гаиләсез калса да, малларын ташларга җыенмый.
– Күпме хезмәт, көч кергән. Хатыныма авыл тормышы ошамады. Ә мин монда ял итәм. Кем белә, бәлки авылын яратучы кеше очрап та куяр әле. Тиздән балаларым үсеп җитәр дә, әтиләрен эшен дәвам итәргә булырлар, – ди ул. –Йөрәгем кушканны эшлим. Хайваннарны файда өчен генә түгел, яратканга тотам бит мин!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү