Скандинавия йөреше белән ничек дөрес итеп шөгыльләнә башларга?

Скандинавия йөреше белән ничек дөрес итеп шөгыльләнә башларга икән? Шуны белгечләрдән сорашып яза алмассызмы?

Фәүзия Хәмзина. Казан

Лилия Кадыйрова, табиб-невролог:

– Белгечкә мөрәҗәгать итеп, аннан бер-ике дәрес алырга киңәш бирер идем. Ул сезгә дөрес юнәлеш бирәчәк. Скандинавия йөреше өчен таякларны да дөрес сайларга кирәк. Чаңгы таякларын кулланган очракта кулларга, җилкә, арка мускулларына артык көч килә. Икенчедән, Скандинавия йөреше өчен чыгарылган таякларда махсус пирчәткә бар. Ул кул чуклары дөрес хәрәкәт итсен өчен кирәк. Өченчедән, чаңгы таякларының асфальтта, башка каты өслекләрдә йөрү өчен салынмалы резин «башмак»лары юк, шуңа металл очлык тиз яраксызга чыга. Күнекмәләр өчен таяк бик җиңел булырга тиеш. Яңарак шөгыльләнә башлаучыларга атнага уртача егерме-утыз минут та җитә. Күнекмәләр алдыннан зарядка ясарга киңәш итәбез, ул ун минут тирәсе була. Күнекмәдән соң да зарядка ясап алыгыз.


Фикер өстәү