Әрекмәннән 3 төрле сый әзерләү ЫСУЛЫ

Әрекмән тамырыннан салат. Тамырларны юарга, кабыгын чистартырга, угычтан уарга. Килеп чыккан массаны вак итеп туралган кәбестә, кишер, майонез (яисә каймак), тоз кушып болгатырга.

Әрекмәннән дөгеле аш. Бәрәңге, кишер, суган салып, тавык итеннән шулпа әзерләргә, дөге салырга. Вак итеп тураган әрекмән тамырын, суган кушып, үсемлек маенда кыздырырга һәм шулпага өстәргә. 15 минут кайнатырга. Әзер булгач, ашны каймак белән, өстенә укроп-петрушка сибеп, табынга бирергә.

Әрекмәннән каһвә. Яшь әрекмән тамырларын җыеп, яхшылап юарга, духовкада көрән төскә кергәнче кыздырырга. Аннары тамырларны каһвә тарттыргычта тарттырырга. Мондый каһвәдә кофеин юк, шуңа да ул йокларга комачау итмәячәк. Эчкәндә чынаякка 1-2 чәй кашыгы салып кулланырга кирәк.


Фикер өстәү