Бакчачыны борчыган 3 сорауга 3 җавап

  1. Билчәннән ничек котылырга?

Түтәлләрдә чәчәк, уңыш баш калкыту белән, ул да «уяна». Бу чүп үләннән котылу бик кыен булса да, киметергә мөмкин. Билчән 6 метр тирәнлеккә кадәр тамыр җәяргә сәләтле. Шуңа күрә, өзгәч тә, ул тамыры белән чыкмый.  Әлеге күпьеллык бакча «кунагы»на каршы «Торнадо», «Ураган форте», «Раундап», «Чистопол», «Арсенал» кебек препаратлар кулланырга мөмкин. Бу даруларның составында тоз, глифосат бар. Шуңа аларның йогынтысы да яхшы була. Сатып алынган гербицидларны кулланыр өчен коры, җилсез көнне сайларга киңәш ителә. Чүп үләнне керосин белән дә бетереп була. Бу ысулны кулланам дисәгез, һәр билчәнгә аерым-аерым керосин сиптерү кирәк. Билчән азрак үссен өчен, бакчага махсус үсемлекләр – сидерат чәчәләр. Бу үсемлек туфракны яхшырта, аны файдалы матдәләр белән баета. Билчәнне бетерүдә аммиак булыша. Эремәне болай ясыйлар: бер чиләк суга 7 флакон аммиак салып болгаталар һәм шуны үләнгә сиптерәләр.

  1. Борычны нәрсә белән ашларга ярамый?

Артыгын куллансаң, ашлама да – агу. Борыч өчен мочевина яхшы, дибез. Әйе, ул – файдалы ашлама. Ләкин аның тискәре нәтиҗәсе дә бар, ул туфракны әчетә. Мочевина белән борычны ашласагыз, яшелчә чәчәк атуда һәм уңышны формалаштыруда соңга калырга мөмкин. Борыч азотлы, калийлы ашламаны ярата, ә менә фосфорлысын чамасын белеп кенә кулланырга кирәк. 10 көнгә бер мәртәбә, 1:6 нисбәтендә су белән сыеклатылган сыер яки тавык тизәге (1:15) эремәсе, ачытылган кычыткан төнәтмәсе, агач көле белән ашлау уңай нәтиҗә бирә. Бор белән «сыйлау» борычның чәчәк аткан вакытында кирәк. Тик аны культураның төбенә түгел, яфрак һәм сабагына сиптерү мөһим. Чәчәк атканчы борлы ашлама кертсәгез, яшелчәне бозачаксыз. Бу уңышның вак, кәкре, ярыклы булуына китерәчәк.

  1. Кыярга ни кирәк?

Азот кирәк булуын кыяр сабакларын нечкәртеп, аскы яфракларын коеп, ә өстәгеләрен саргайтып аңлата. Кыяр уңышы да вак һәм аз була. Магний җитешмәсә, кыярның яфрагы уалучанга әверелә һәм көйгән кебек була. Яшел төсне сарысы алмаштыра. Фосфор кирәк булса, кыяр гомумән үсми башлый, чәчәге, мыекчалары коела. Яфраклары куе яшел төскә керә, әмма вагая. Кыяр яфрагының кырыйлары аксыл сары төскә керә икән, бу калий җитешмәвен аңлата. Ашламаларның артык күп булуы да уңышка тәэсир итә, кыяр үсми башлый.


Фикер өстәү