Путин ил эчендәге туризм юнәлешенә дә ярдәм вәгъдә итте

Владимир Путин әйтүенчә, ил Хөкүмәте дә, төбәкләр дә оператив эшчәнлек күрсәтте. «Конкрет гаилә, кешеләргә, оешмаларга күрсәтелгән ярдәм ни дәрәҗәдә сизелерлек – иң мөһиме менә шул нәтиҗә», – дип искәртте Президент. Аның сүзләренчә, Хөкүмәт каршына пандемия чорында ике төп бурыч куелган: халык куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм бер адымга алга карап эш итү. Икесе дә тиешенчә башкарыла дип саный Президент.

Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков китергән мәгълүмат буенча, Россиядә 4,5 млн кеше эшсез булып исәпләнә. Мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр саны – 2,4 млн. Министр сүзләренчә, эшсез калган һәр икенче граждан дәүләт ярдәменнән файдаланган.

– Эшсезлек бездә якынча 1,5 процентка үскән. Бу, әлбәттә, әлеге күрсәткеч 11, 16 процентка кадәр сикергән күп кенә башка илләрдәге кебек үк түгел. Хәзер Россиядә эшсезлек 6 процентны тәшкил итә, – диде Путин.

Антон Котяков белдергәнчә, 10 мең сум күләмендәге акчаны – 19,8 млн бала, 3 айга исәпләнгән 5 мең сум күләмендәге акчаны 4,2 млн баланың ата-анасы алган.

Рязань өлкәсендәге Кузьминнар гаиләсе дә Путин белән онлайн киңәшмәгә тоташты. Людмила ханым Президентка ике төрле дәүләт ярдәменнән файдалануы турында сөйләде. Барысын да «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша эшләгәч, тиз булган.

Омск өлкәсеннән 5 бала тәрбия­ләүче Козловлар гаиләсе барлык акчаны бер ай эчендә алган.

Пандемия вакытында ярдәм үзмәшгульләргә һәм бизнеска да тиде. Владимир Путин Казаннан үзмәшгуль Лиана Пахарева белән аралашты. Ул – кондитер. Форсаттан файдаланып, Ил башлыгы аннан хәтта тәм-том белән сыйлавын да сорады. Лиана исә бик теләп ризалашты. Ул былтыргы салымын – 10340 сумны кире кайтара алган.

Владимир Путин пандемия аркасында зыян күргән арендаторларга да ярдәм күрсәтергә кушты. Бу эшне ул Икътисади үсеш министрлыгына йөкләде.
Киңәшмәдә сүз туризм тармагына да кагылды. Путин ил эчендәге туризм юнәлешенә дә ярдәм вәгъдә итте.

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА


Фикер өстәү