Һәйкәлен дә салдырткан, коесын да ясаткан капитанга авылдашлары рәхмәт укый

Яшел Үзән районының Күгәй авылы халкын бәхет басты. Күп еллар Себер елгаларында йөк теплоходы капитаны булып эшләгән авылдашлары Рафил Җәләлиев туган җиренә кайтып төпләнде.

Авыл өчен янып-көеп йөргән кешеләр болай да күп иде бу җирлектә. Әмма активлык белән бергә хәйрия ярдәме дә булса… монысы бөтенләй башка хәл инде. Рафил абый башлап Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларына ихтирам күрсәтте: үз акчасына һәйкәл салдыртты. Аннан, ерактан ук матур булып күренеп торсын дип, авылга юл кергән урында стеланы яңартты. Хәзер инде иске коены төзәтү эшләренә кереште. Иң мөһиме, халыкны урыныннан кузгатты ул. Берсе дә һавадан төшкәнне көтеп ятмый. Үзебезгә дип, рухланып эшли.
Авылның рухи тормышын да кайгырта Рафил абый. Ялгыз яшәүче әбиләрне газета-журналларга яздыра. Дөнья хәлләрен, яңалыкларны белеп торсыннар, ди. Мондый авылдашың булу, чыннан да, зур бәхет инде ул.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү