Бүген – җил көне: «Соңгы елларда җилнең көче артмады, ә кимеде»

Бүген – Бөтендөнья җил көне икән. Әйе, әйе, календарда андый көн дә бар. Соңгы елларда халыктан: “Җил көчәйде. Элек болай түгел иде”, – дигән фикерләр ишетергә туры килә. Бу уңайдан галимнәр ни уйлый соң? КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцевтан әнә шул хакта сораштык.

– Соңгы елларда җилнең көче артмады, киресенчә, кимеде, – ди ул. – Ә менә ешлыгына килгәндә, чыннан да, алар артты. Гомумән алганда, җилнең көче бөтен дөньяда кимеде. 30-40 еллар элек ул күпкә катырак исә иде. Бездә көзен-кышын җил болай да көчле була. Җәен исә ул гарасатлары, өрмәләре белән куркыныч. Җил ул – көйсезрәк табигать күренеше. Аннан нәрсә көтәсен алдан чамалавы читен.

Белгеч фикеренчә, җилнең көче артмаса да, соңгы елларда табигать бәла-казалары, гарасат, өермә җилләр ешайган. Моны ул, климатның җылынуы сәбәпче, дип аңлата.

– Климатта контраст булырга тиеш. Ә хәзер ул тигезләшеп килә, чөнки Арктикада җылыну күренеше берничә тапкыр тизрәк бара. Нәтиҗәдә, кыска вакытлы, әмма көчле гарасатлар арта. Тотрыксыз һава шартларын да шуның белән аңлатырга була, – ди белгеч.


Фикер өстәү