Артык кызынып, тән тиресе янганда нишләргә?

Иң беренче эш итеп күләгәгә чыгыгыз. Алга таба кояшта пешкән тәнне суытырга кирәк. Моның өчен ул урыннарга салкын суга манылган чүпрәк куеп торыгыз. Аны 15 – 20 минут тотасы.

Җылымса су белән чайканып чыксагыз да комачау итмәс. Әмма пешкән урыннарны сабын белән юарга ярамый! Ул тагын да ярсытачак. Салкын компрессны көненә берничә мәртәбә куярга кирәк. Яралар төзәлгәнче, пешкән тирене кояш нурларынннан сакларга кирәк булачак. Кояшта янганнан соң хәлсезлек сизелсә, аспирин яки парацетамол эчәргә киңәш ителә. Хәлегез авыраеп, баш авырту, күңел болгану, бизгәк тоту кебек билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.


Фикер өстәү