Татарстанда Covid-19 йоктыручылар саны 4 меңнән арткан

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

– Бүген Татарстанда коронавирусның 38 яңа очрагы расланган, барысы да контакт юл белән йоктырылган. 21 кеше хастаханәдә, 17 кеше өйдә дәвалана, — диде ул.

Авыручылар арасында бер балигъ булмаган кеше дә юк, әмма 18-30 яшьлекләр арасында 4 кеше бар. 30-50 яшьлекләр арасында — җиде, 50-60 яшьлекләр арасында — алты, 60-70 яшьлекләр арасында 17 һәм 70-80 яшьлекләр арасында дүрт кеше авырый. Бу юлы 80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вирус йоктыручылар юк.

Казанда 19, Чаллыда 9 кеше вирус йоктырган. Түбән Кама һәм Норлат районнарында икешәр, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Менделеевск, Питрәч һәм Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.

«Нәтиҗәдә, 18 июньгә үсеш буенча 4 мең 78 очрак теркәлгән», — диде Лилия Галимова.

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 2 мең 907 кеше дәваланып беткән.


Фикер өстәү