Казанда җиңел машина белән булган юл-транспорт һәлакәтендә мотоцикл янган. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте.
Авария кичә кич белән Залесный бистәсендә «Олимпиец» спорт комплексы каршында булган.
Җиңел машина белән бәрелешкәч, мотоциклга ут капкан. Аны сүндерә алмаганнар — байк бөтенләй янып беткән.
«Мотоциклчы зыян күрмәгән, ә менә аның „тимер атын“ ут тулысынча юк иткән. Хәтта байкның маркасын да аера алмадык», — дип сөйләделәр һәлакәт шаһитлары.
Казаннан чыгу юлында әлеге һәлакәт аркасында җитди бөке барлыкка килгән.