Коронавирус белән хастаханәгә салынганнарның туганнарына мәгълүмат алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

Казан башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы, Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков коронавирус диагнозы белән хастаханәгә салынганнарның туганнарына мәгълүмат алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искә төшерде.

— РКБда туганнар вәзгыятьне белә алсын өчен колл-үзәк оештырылды. «Кайнар линия»гә шалтыратып госпитализация турында белергә, кайчан чыгаруларын сорашырга мөмкин. Телефон номерлары — 231-74-04. РКБ каршындагы вакытлы госпитальдә 893-75-89-00-03 номеры буенча коммуникация каналы эшли,- диде Жаваронков.


Фикер өстәү