Казан үзәгендә балалар рестораны янган

Казан үзәгендә балалар рестораны түбәсе янды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 11.51 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Горький исемендәге паркта «Густав» балалар ресторанында янгын чыгуы турында хәбәр килде.

Урында кафе түбәсе астыннан куе төтен чыгуы ачыкланган. Янгын сүндерүчеләр янгынны тиз арада сүндерүгә ирешкән.

«Ресторан ябык, эчтә кешеләр юк иде. Янгын сәбәпләре билгеләнә», — диделәр министрлыкта.

 


Фикер өстәү