Онлайн-чыгарылыш кичәсенә нинди йолдызлар чакырылуы билгеле

Йолдызлар, конкурслар һәм призлар белән онлайн-чыгарылыш кичәсе 27 июнь көнне Вконтактта челтәрендә узачак. Сәхнәгә треклары бигрәк тә яшүсмерләргә ошый торган иң популяр башкаручылар: Баста, Zivert, Тима Белорусских, Тимати, NILETTO, Jony, HammAli & Navai и Ramil’ чыгачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Төп чыгарылыш»ка без яшүсмерләр аеруча ярата торган артистларны чакырдык. Безнең бүләк чыгарылыш сыйныф укучыларын сөендерер, һәм офлайн-бәйрәм булмауны бераз йомшартыр дип ышанабыз», -диде ВКонтактеда CEO урынбасары Александр Круглов.

Тантананы алып барырга Ида Галич, Владимир Маркони һәм Маруся исемле тавыш бирүче ярдәмче чакырылган. Алар комментаторлар арасында кулланучыны очраклы рәвештә сайлаячак һәм аңа шалтыратачак. Трубканы алучыларны йолдызлар котлаячак.

Чыгарылыш сыйныф укучылары бүләкләрне тантанага кадәр ота алачак — конкурслар музыкантлар берләшмәләрендә уза. Призлар исемлегендә iPhone, AirPods, iPad, акыллы колонка бар.

«Төп чыгарылыш» 27 июньдә 18:00 сәгатьтә «Рәсми битләр» берләшмәсендә башлана. Шулай ук бәйрәм МУЗ-ТВ каналында трансляцияләнәчәк.

Быел Россия югары уку йортлары чыгарылыш студентлары өчен кичәләрне шулай ук онлайн үткәрүне планлаштырганнар.

 


Фикер өстәү