Белгечләр ышандырганча, елга күлләрдә курыкмыйча су коенып була — COVID — 19 йокмаячак.
Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтында аңлатуларынча, бу аеруча кояш нурларының тәэсире белән бәйле. Моннан тыш, әлегә коронавирусның су аша таралырга сәләтле булуына фәнни дәлилләр юк, дип яза gazeta.ru.
«Ачык сулыкларда инсоляция югары, ә бу коронавирус өчен зыянлы», — дип аңлатты Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының CMD молекуляр диагностика үзәге эксперты Михаил Лебедев. Шул ук вакытта, Татарстанда әлегә чикләү чараларын бетерүнең икенче этабына гына күчәләр һәм пляжларны ачуга рөхсәт юк.