Җиңү йөреше катнашучысы: “Мондый мөмкинлек эләккәне өчен сөенәм”

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган йөрештә Олы Кайбыч авылы егете Рушан Гыйниятуллин да бар иде. Алар КНИТУ-КХТИ уку йортының хәрби техникасын тәкъдим иткән.

— Ай башында ук бу йөрешкә әзерләнә башлаган идек. Күнекмәләр кыен булмады, көн аралаш әзерләндек. Иртәнге 9дан 12ләргә кадәр шөгыльләнә идек. Уку йортыбызның хәрби техникасын тәкъдим иттек. Маршировкада катнаштым, өченче шеренгада идем. Каушау булмады. Бары тик шушындый чарада, маршировкада катнашу мөмкинлеге эләккәне өчен сөендем, — дип уртаклашты ул.


Фикер өстәү