Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы йөрешне ТНВ каналыннан карап булачак

24 июньдә Казан гарнизоны гаскәрләренең Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы йөрешендә ветераннар ара саклап утырачак, азактан салют аттырмаячаклар. Чараны ТНВ каналыннан карап булачак. Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева бәйрәм чарасы ничек оештырылуы турында сөйләде.

– Чарага ветераннар һәм аларны озатучылар гына чакырыла. Бәйрәм онлайн трансляцияләнә. Парад узачак мәйдан дезинфекцияләнәчәк. Казан гарнизоны йөреше санитар кагыйдәләрне исәпкә алып узачак. Быел йөрештә Юнармия вәкилләре катнашмаячак, Суворов хәрби училищесы укучыларының саны да аз булачак, – диде ул.

Төп чара иртәнге 10да Ирек мәйданында башланачак. Мәскәүдәге Кызыл мәйдандагы парадның трансляциясе дә күрсәтеләчәк, шунда ук Россия Президенты Владимир Путинның чыгышы да булачак. Аннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы чарада котлау сүзе белән чыгыш ясаячак. Казан гарнизоны гаскәрләренең Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы йөреше, ретро-машиналар чыгышы, концерт программасы көтелә. Моңа өстәп, Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залы бинасы янында хәрби һәм тарихи техника берәмлекләреннән күргәзмә оештырылачак. Сату нокталары һәм бәйрәм салюты булмаячак.

Бу көнне Татарстанда күп кенә башка чаралар узачак: «Җиңү авазы», «Җиңү маршы», «Җиңү тарихы» акцияләре, «Тынычлык күгәрчене» флешмобы… Ә йөреш бары тик Казанда гына булачак. Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, Хәтер һәм дан елы дирекциясе төбәкләргә санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә үткәрелергә мөмкин булган теге яки бу чараларны оештыруга бәйле методик киңәшләр юллаган.
Ветераннарны бәйрәмдә катнаштыру да баш санитар табиб таләпләренә туры китереп оештырылачак. Алар утыра торган урыннарны 1,5 метр ара калдырып, кырыйларын чикләп куячаклар. Битлек һәм антисептик – мәҗбүри.

Мондый зур чаралар вакытында, билгеле, шәһәр эче дә тыгызрак була. 20 июньдә, репетиция вакытында, 12дән кичке 8гә кадәр Карл Маркс һәм аның тирәсендәге башка урамнар ябыла. Шулай ук Ирек мәйданында җәяүлеләр хәрәкәте кичке 4тән 8гәчә чикләнәчәк. 23 июньдә Ирек мәйданы һәм Пушкин урамы, Карл Маркс урамыннан Зур Кызыл урамына кадәр хәрәкәт тыелачак. Бәйрәм чарасы көнне Ирек Мәйданы, Карл Маркс урамы һәм аның тирәсендәге урамнарны иртәнге биштән үк ябачаклар.
Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов аңлатуынча, йөрештә катнашучыларны барлык саклану чаралары белән тәэмин итәчәкләр. Катнашучыларның куллары тирләмәсен өчен, пирчәткәнең хуҗалыкта кулланыла торганын сайлаганнар. Репетиция вакытында алар битлек-пирчәткә киеп чыгыш ясаса, төп бәйрәм көнендә битлексез булачаклар.

 

САН
Җиңү йөрешендә катнашучылар – 1000 кеше
Хәрби техника – 40 берәмлек
Оештыручылар һәм волонтерлар – 100әр кеше

Чулпан Гарифуллина
Фото: KZN RU дан


Фикер өстәү